Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Сүз белән дә рәнҗеттеләр, башкарган хезмәтемне дә киметеп күрсәттеләр

Авылдан килеп, Кукмара фабрикаларының берсенә яңа гына эшкә урнашкан вакытлар. Кызлар белән тулай торакка кайтып киләбез. Ерактан ук чегән хатыннары миңа таба бармак төбәп: "Кызым, син бик авыр тормышлы кыз икән, нык бул, кадерлем. Мин синең үткән һәм киләчәк тормышыңны әйтеп бирәм, бер сум акча бир, жәлләмә, кызым, акча алмасам...

Авылдан килеп, Кукмара фабрикаларының берсенә яңа гына эшкә урнашкан вакытлар. Кызлар белән тулай торакка кайтып киләбез. Ерактан ук чегән хатыннары миңа таба бармак төбәп: "Кызым, син бик авыр тормышлы кыз икән, нык бул, кадерлем. Мин синең үткән һәм киләчәк тормышыңны әйтеп бирәм, бер сум акча бир, жәлләмә, кызым, акча алмасам үзебезгә авырлык килә", - ди. Яшь вакытта кемнең киләчәген беләсе килми инде. Бирдем, ул вакытта бер тәңкә биш ипилек акча инде ул. Чегән хатынының әниең 12 көннән үлә дигән сүзе йөрәкне тетрәндерде. Минем өчен аның әйткән һәрбер сүзе сынау арты сынау булды, дөреслеккә туры килә барды. Хәтта минем кайчан үләчәгемне дә әйтте бит. Мин бик кече күңелле кеше. Уем кешеләргә гел яхшылык эшләү генә. Су гына сорап кергән кешегә дә, чәй эчертеп чыгара торган гадәтем бар. Үзем еш кына иптәшләремнең, дус дип йөргән кешеләрнең рәнҗетүләренә, кимсетүләренә дучар була идем.

Күршебездә татар теле укытучыбыз яшәде. Төннәр буе дәфтәр тикшергәнен күреп, бик жәлләп, аңа хуҗалык эшләрендә булыша идем.

Иптәш кызым Зилә белән яз көне автобуска чыгабыз. Аягы чокырга төшеп китеп кар суына батты. Башымдагы яулыгымны сузып тартып чыгардым. Резина итегенең суын агызып, юеш киемнәрен салдырып, үземә салкын булса да, өстемдәге киемнәремне аңа салып бирдем.

Иптәш кызларым шул ук көнне Вятка Аланына барырга уйладылар. Шәһәр күрәсем килеп, мин дә иярдем. Иптәш кызым Фаягөл миңа аяк киемен биреп торды. Ләкин озакка түгел, барып җитүгә салдырды да алды. Бөтен кешенең игътибарын җәлеп итеп, пыяла, чуерташларга баса-баса кибеттән-кибеткә йөрдек. Электричкада һәм Кукмара урамы буйлап, көзге салкын сулар ерып, яланаяк кайтканны күреп, кешеләр борылып-борылып карадылар. Ә иптәш кызым Фаягөл, минем белән янәшә барырга хурланып, алдан чапты. Фаягөлне аңламадым: аяк киеме тузар дип курыктымы ул, нәрсәгәдер ачуы килеп мине кимсетәсе килдеме? Кешене кеше арасында күз карашы, тел белән рәнҗетүчеләр үзләренә рәхәтлек алалар микәнни?

Сүз белән дә рәнҗеттеләр, башкарган хезмәтемне киметеп күрсәттеләр, кайберәүләрнең хәтта йодрыкларын татырга туры килде. Ә мин рәнҗетүчеләр үзләре дә дөньяда рәхәт күрмәгәндер дип уйлыйм.

Аллага шөкер, аралашкан кешеләрем арасында бик мәрхәмәтле, үз туганыдай якын күрүче дусларым бар. Шундый кешеләр миңа яшәргә көч бирә, төшенкелеккә бирелергә ирек куймыйлар. Аллаһының рәхмәте булсын аларга!

Фирдәүсә, Кукмара

фото: http://zuciru.clan.su/blog/grustno_v_albome_opublikoval_grustnaja_devushka_na_ehskalatore/2014-03-08-39

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk