Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Суганны кишер белән аралаштырып утыртсаң, уңышы әйбәт була

Тиздән бакча эшләре башланачак. Шул уңайдан тәҗрибәм белән уртаклашырга телим. Суганны кишер белән аралаштырып, бер рәт суган, бер рәт кишер утыртам. Уңышлары әйбәт була. Түтәлне болай әзерлим: кайнар су сибеп, шуның өстенә полиэтилен ябып, башта парландырам. Җылы җиргә чәчкәч, орлыклар яхшы тишелә. Суган кыяклары саргая башлауга төпләренә суган кабыклары салып...

Тиздән бакча эшләре башланачак. Шул уңайдан тәҗрибәм белән уртаклашырга телим. Суганны кишер белән аралаштырып, бер рәт суган, бер рәт кишер утыртам. Уңышлары әйбәт була. Түтәлне болай әзерлим: кайнар су сибеп, шуның өстенә полиэтилен ябып, башта парландырам. Җылы җиргә чәчкәч, орлыклар яхшы тишелә. Суган кыяклары саргая башлауга төпләренә суган кабыклары салып күмәргә кирәк. Бәрәңгене корткычлардан саклау өчен көлдә әвәләп утыртам. Уртача зурлыктагы йомры бәрәңгенең бер башын утыртыр алдыннан кисәбез. Мәрхүмә әбиемнең киңәше бу. Бакча гөлләре утыртканда төпләренә каен утыны күмере салып калдырсаң, әйбәт үсәләр.

Фәнис НИЗАМИЕВ, Туембаш авылы

фото: http://www.wild-mistress.ru/wm/wm.nsf/publicall/2010-05-20-558754.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk