Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сабиров Рөстәм Сәлимҗан улы бәете

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим, Минем ошбу бәетем Дөньядан киткән Рөстәмгә Дога булып ирешсен. Әҗәл йөртә ил буйлатып, Әҗәл бирә фәрманны. Дөньялыктан киткәнче дип, Эзләдем туганнарны. Дуслар белән очрашуым Соңгысы булган икән Кукмарама да кайтырга Миңа язмаган икән. Нишләп хәлем юк соң диеп, Зарландым әле бераз. Төшләремдә еш күрдем мин Һавада ялгыз бер каз....

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим,

Минем ошбу бәетем

Дөньядан киткән Рөстәмгә

Дога булып ирешсен.

Әҗәл йөртә ил буйлатып,

Әҗәл бирә фәрманны.

Дөньялыктан киткәнче дип,

Эзләдем туганнарны.

Дуслар белән очрашуым

Соңгысы булган икән

Кукмарама да кайтырга

Миңа язмаган икән.

Нишләп хәлем юк соң диеп,

Зарландым әле бераз.

Төшләремдә еш күрдем мин

Һавада ялгыз бер каз.

Килгән кошлар китә көзен,

Кош булмасам да китәм.

Хатынымны, балаларны -

Барысын ташлап китәм.

Кояш кирәк бар җиһанны

Яктыртып торыр өчен.

Әти кирәк усаллардан,

Саклар һәм яклар өчен.

Әти, диеп әйткән чакта

Дусларның балалары,

Мең кисәккә теленер инде

Баланың күңел кыллары.

Рәнҗемәгез миңа, улым,

Сезне саклап яши алмадым.

Әҗәлгә дәва юк икән,

Аннан кача алмадым.

Әнкәй, рәнҗемә миңа,

Сиңа терәк була алмадым.

Гомер бик кадерле икән

Бакыйлыкта шуны аңладым.

Ак күгәрчен гөр-көр килә

Тимер капка башында

Әнкәй, җомга намазларын

Миңа диеп багышла.

Үлде диеп, үлеп булмый,

Яшәеш дәвам итә.

Йөрәктәге яраларны

Вакытлар дәва итә.

Алмагачтан яшел алма,

Өзеп каба алмадым.

Җиләк кебек хатынымны

Сөеп кала алмадым.

Йолдыз КАМАЛИЕВА, Байлангар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X