Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

“Җәүһәр”нең чыгарылыш кичәсе бик күңелле узды

Вахит авылы мәдәният йортында Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең Гөлнара Низамиева җитәкчелегендә Вахит авылы филиалында эшләп килүче "Җәүһәр" җыр һәм бию ансамбленең чыгарылыш концерты булды. Бу көнне ансамбльгә йөрүче 30 бала, үзләренең уңганлыкларын, осталыкларын күрсәтеп, бар тамашачыны шакаттырды. Берсеннән-берсе матур җырлар, дәртле биюләр, кызыклы скетчлар - концерт программасында һәммәсе дә бар...

Вахит авылы мәдәният йортында Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең Гөлнара Низамиева җитәкчелегендә Вахит авылы филиалында эшләп килүче "Җәүһәр" җыр һәм бию ансамбленең чыгарылыш концерты булды. Бу көнне ансамбльгә йөрүче 30 бала, үзләренең уңганлыкларын, осталыкларын күрсәтеп, бар тамашачыны шакаттырды. Берсеннән-берсе матур җырлар, дәртле биюләр, кызыклы скетчлар - концерт программасында һәммәсе дә бар иде. "Йолдызлык-2013" җыр фестивалендә җиңү яулаган Муса Гаянов (җитәкчесе Миләүшә Сәлимгәрәева) та "Җәүһәр" ансамбле кызлары белән берлектә үзенең яраткан җырларын башкарып, авыл халкын сөендерде.

Концертка халык бик күп килгән, хәтта басып торырга да урын юк иде. Чыгарылыш укучыларын Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең директор урынбасары Алия Курочкина тәбрикләде, үзенең изге теләкләрен җиткерде, һәр балага сертификат тапшырды.

Бу көнне йөзләрдә шатлык балкыса да, күңелгә моңсулык иңгән иде. Балаларның да сәнгать мәктәбе, яраткан җитәкчеләреннән аерыласылары килми. Вятка Аланыннан чакырылган кунак, якташыбыз Рәйсә ханым да ансамбль җитәкчесенә, укучыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде. Әти-әниләрнең дә Гөлнара Низамиевага хөрмәтләре чиксез зур. Гөлнара ханымның кул астында шөгыльләнгән балаларыбыз кайларда гына булмады да, кайда гына чыгыш ясамады! Чиләбе. Саранск, Казан Сабан туйлары, Казанда узган Универсиада - берсе дә калмады. Ансамбльнең чыгышын һәр җирдә яратып, көчле алкышлар белән кабул иттеләр. Гөлнара Низамиевага рәхмәтебез чиксез. Киләчәктә дә олы йөрәкле укытучы булып калсагыз иде. Алга таба да тормышыгызда, иҗатыгызда уңышлар юлдаш булсын.

Барлык әти-әниләр исеменнән Ришат Кәримуллин, Вахит авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X