Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Укытучы Рушания Динмөхәммәтованың һәр дәресе - ачыш

Безнең балалар быел Кукмара 4нче урта мәктәбенең 5 сыйныфында укыйлар. Могҗизалы белем иленә алып кереп, 4 ел буе гыйлем биргән укытучылары Рушания Динмөхәммәтова белән аерылышу бик ямансу булды аларга. Әйе, укучыларның һәркайсын тигез күреп яратучы, тәрбия бирүнең заманча, нәтиҗәле ысулларын кулланып, кызыксындыра-мавыктыра белүче бу игелекле зат күңелләрен гомергә яулады шул....

Безнең балалар быел Кукмара 4нче урта мәктәбенең 5 сыйныфында укыйлар. Могҗизалы белем иленә алып кереп, 4 ел буе гыйлем биргән укытучылары Рушания Динмөхәммәтова белән аерылышу бик ямансу булды аларга. Әйе, укучыларның һәркайсын тигез күреп яратучы, тәрбия бирүнең заманча, нәтиҗәле ысулларын кулланып, кызыксындыра-мавыктыра белүче бу игелекле зат күңелләрен гомергә яулады шул. Аның һәрбер дәресе - яңа ачыш. Укучыларның һәркайсы дәресне яхшы аңлап үзләштерсен, мөстәкыйль рәвештә фикер йөртә белсен өчен барлык тырышлыгын куйды ул. Бер үк вакытта таләпчән дә була белде. 34 ел педагогик стажга ия бу укытучының тәҗрибәсе, дөрестән дә, бик зур. Методик әсбаплар, дидактик материаллар, мультимедиа чаралары белән җиһазланган уңайлы, матур кабинеты 2009 елда "Иң яхшы кабинет" бәйгесендә дә билгеләп үтелде. Рушания ханым без - ата-аналар белән һәрчак тыгыз элемтәдә булды, һәркайсыбыз белән уртак тел тапты. Хезмәтенә җаваплы каравы, оптимистик рухлы булуы өчен без аны хөрмәт итәбез. Балаларыбызга белем нигезләрен нәкъ менә ул биргәнгә без бик шат.

5 В сыйныфы укучыларының ата-аналары,

Кукмара поселогы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk