Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Пычак авылында яшәүче Гыйльминур Гаяновадан чәкчәк пешерү рецепты

Пычак авылында яшәүче Гыйльминур Гаяновадан чәкчәк пешерү рецепты. Камыр өчен кирәк: 1 килограмм югары сортлы он 1 шешә чистартылган яхшы сыйфатлы көнбагыш мае Өшегән 10 йомырка Берәр чеметем тоз, чәй содасы Болгату өчен агач кашык Әзерләү: Иң элек өшеп җебегән 10 йомыркага тоз, чәй содасы салып, миксер белән күпергәнче болгатырга....

Пычак авылында яшәүче Гыйльминур Гаяновадан чәкчәк пешерү рецепты.

Камыр өчен кирәк:

1 килограмм югары сортлы он

1 шешә чистартылган яхшы сыйфатлы көнбагыш мае

Өшегән 10 йомырка

Берәр чеметем тоз, чәй содасы

Болгату өчен агач кашык

Әзерләү:

Иң элек өшеп җебегән 10 йомыркага тоз, чәй содасы салып, миксер белән күпергәнче болгатырга. Ике аш кашыгы сыек май, он салып, коймак камырыннан бераз куерак массага китерергә.

Җәю:

Барысы да күз белән чамалап эшләнә, әмма төгәл исәпли алсагыз, чәкчәк уңышлырак килеп чыга. Кунага 1 сантиметр калынлыкта он җәелә. Он өстенә 1 сантиметр калынлыкта камыр салына. Аның өстенә тагын 1 сантиметр он җәелә. Өстенә юка ситса каплап, ярты сәгатькә калдырырга. Аннан бер бармак киңлегендәге тасмалар кисеп, аларны вак итеп турарга.

Пешерү:

Ике табага чәкчәкне йөздереп пешерерлек итеп май салына. Беренче табаны бармак пешмәслек итеп җылытырга. Камырны пешереп алганнан соң, бу табаны суытырга куярга һәм пешерүне икенче табада дәвам итәргә кирәк. Пешергән вакытта һәрвакыт җылы гына булган май кулланыла. Әлеге ысул белән камырны духовкада да, газ плитәсе өстендә дә пешерергә мөмкин.

Катыру:

Ярты литр балга 2 стакан шикәр комы алына. Чәкчәкне өйгәч, өстен матурлап бизәргә онытмагыз!

Гыйльминур ГАЯНОВА:

-Минем чәкчәкнең төп сере - камырны ясаганда агач кашык куллануда, - ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk