Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Пычак авыл җирлегендә өлкәннәргә хөрмәт зур

Вакыт шулкадәр тиз үтә: ничек гомер көзенә кергәнеңне сизми дә каласың. Олы яшькә җиткәч, күңелләр аеруча нечкәрә икән - аз гына авыр сүз әйтсәләр дә, боегасың, игътибар сизсәң, җаныңны ярып бирердәй буласың. Үз гомеребездә күпне күрдек: колхозлашу чорының иң кызу елларында тудык, сугыш авырлыгын үз башыбыздан кичердек. Үгез җыеп эшләүдән...

Вакыт шулкадәр тиз үтә: ничек гомер көзенә кергәнеңне сизми дә каласың. Олы яшькә җиткәч, күңелләр аеруча нечкәрә икән - аз гына авыр сүз әйтсәләр дә, боегасың, игътибар сизсәң, җаныңны ярып бирердәй буласың. Үз гомеребездә күпне күрдек: колхозлашу чорының иң кызу елларында тудык, сугыш авырлыгын үз башыбыздан кичердек. Үгез җыеп эшләүдән көчле К-700 тракторларын иярләгәнгә кадәр һәр чорның, вакыйганың шаһиты булдык. Хәзер шунысына сөенәбез - районыбызда да, үзебез яшәгән төбәктә дә олыларга хөрмәт бар. Әле менә Пычак авыл җирлегендә дә өлкәннәр көнен гөрләтеп уздырдылар, "Әсәнбаш" агрофирмасы идарәсе көче белән әзерләнгән бүләкләр өләштеләр. Мул итеп бәйрәм өстәле әзерләнгән иде. Фирдәүсә Галимова бик тәмле итеп бәлешләр пешергән. Чәй эчеп, тәмле ризыклар белән сыйланганда концерт та карадык. Элек безнең Арпаяз клубында мөдир булып эшләгән Әлфинур Юнысова моңлы җыр сузганда үземнең дә киномеханик булып эшләгән елларым искә төште. Үзем ясаган аэрочана белән кышын юлсыз вакытларда да кинофильмнарны вакытында алып барып күрсәтә идем.

Хәзер Арпаязда клуб мөдире булып авылыбыз килене, бик матур итеп җырлаучы Зөлфия эшли. Аның моңлы җырларын тыңлаганнан соң, балалар биергә чыктылар. Матур итеп киенгәннәр. Аларны Әсән-Елга мәдәният йортында оештырылган түгәрәктә биергә өйрәтәләр икән. Әлеге мәдәният йорты тирәсе ел әйләнәсе чиста, җәен яшеллеккә күмелгән. Яңа ел җитә башласа, кардан сыннар ясап куялар. Болар биредә эшләүче Дания Мөхәммәтова белән аның тормыш иптәше Эдуардның һәм башка хезмәткәрләрнең тырышлыгы белән башкарыла.

Аллага шөкер, җирлегебездә өч мәчет эшләп, азан әйтелә, вәгазьләр сөйләнә. Яшьләрнең дә дингә тартылуы бик сөендерә. Пычак авыл имамы Кыяметдин абый вафат булгач, бу вазыйфа инде кемгә йөкләнер, дип бик кайгырган идек. Шөкер, Кыяметдин абыйның туганы Илнур Кашапов риза булып, эшкә кереште, аңа Алланың рәхмәте яусын.

Без, өлкәннәр, гомер көзендә әнә шундый кичерешләр белән яшибез. Уңай үзгәрешләргә, матур эшләргә бик сөенәбез.

Марсель КӘЛИМУЛЛИН, Пычак авылы

фото: http://anyamashka.ru/photo/animashki/blagodarju/animacija_blagodarnost/125-0-6037

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk