Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кукмараның “Намус” кафесында намуслылар эшли

Матурлыкка күмелеп утырган, һаман үсеш юлындагы Кукмараның, тәмле сый-нигъмәтләре белән сыйлаучы рестораныннан тыш, тагын бер кафесы турында язасым килә. Ул дәваханә янындагы "Намус" кафесы. Кафега кереп утырсаң, ничектер өеңә кайткан кебек буласың. Анда һәрвакыт чисталык һәм пөхтәлек хөкем сөрә. Һәрвакыт ачык йөзле официанткалар югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтәләр. Поварлар пешергән тәмле...

Матурлыкка күмелеп утырган, һаман үсеш юлындагы Кукмараның, тәмле сый-нигъмәтләре белән сыйлаучы рестораныннан тыш, тагын бер кафесы турында язасым килә. Ул дәваханә янындагы "Намус" кафесы. Кафега кереп утырсаң, ничектер өеңә кайткан кебек буласың. Анда һәрвакыт чисталык һәм пөхтәлек хөкем сөрә.

Һәрвакыт ачык йөзле официанткалар югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтәләр. Поварлар пешергән тәмле ашлар, икенчел бирелә торган ризыклар, өчпочмаклар, коймаклар шундый тәмле. Менюда төрлелек зур, җаның теләгәнен ал да аша.

Кафега кергән вакытларда туган көннәргә, юбилейларга әзерләнгән өстәлләрне күреп сокланам.

Тукталышта торган әби-апалардан да: "Бу кафега кергәлисезме?" -дип сораштырдым. Кайберләре тизрәк эшне бетереп кайтып китәбез, анда керергә вакыт юк, дип җавап бирделәр. Ә күпчелек: "Нинди кермәгән, дәваханәгә килеп, төштән соңга каласы булса, шунда кереп ашыйбыз, ризыклары өйдә пешергәннән дә тәмлерәк була", - дип җавап бирделәр. Шулай ук дәваханәдә ятучыларга да тәмле ризыкларын кереп алабыз, диделәр.

Кызларның эшеннән хуҗалары да бик канәгать. Хезмәтләренә түләнгән акчалары белән дә кызыксындым. Серне чишеп бетермичә, тормышта яшәргә җитә, дип җавап бирделәр.

Кафе бер дә клиентларсыз тормый, ачылган сәгатьтән алып, ябылганчы кеше була. Димәк, ризыклары тәмле. Телисең икән, телефон аша заказ бирәсең, өйгә дә китереп бирәләр. Кулларыннан тәмле ризыклар тама торган кызлар менә кемнәр: Миләүшә Садретдинова, Ландыш Әхмәдуллина, Рәзилә Минһаҗева, Илфира Самикова, Гөлшат Гомәрова, Алия Габделгаләмова, Светлана Ашарапова, Лилия Мөбарәкова.

Булдырасыз, кызлар, халык югары бәя биргән маркагызны кулыгыздан ычкындырмагыз.

Рафилә ФӘТТАХОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X