Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Куян күчтәнәче

Бу көннәрдә илебездә Ленинград блокадасын өзүнең 70 еллыгын билгеләп үттеләр. Телевизор экраннары аша ул чактагы ачлыктан һәм ялангачлыктан тилмергән өлкәннәрнең, бала-чагаларның тетрәндергеч язмышлары турындагы сюжетларны карагач, күңелдә Зөлхәбирә апаның сөйләгәннәре яңара. Берәр вакыт өенә барып, бу турыда иркенләп сораштырырмын әле дигән идем, кызганыч, булмады, өлгермәдем... -И-и хәзерге муллык, менә без...

Бу көннәрдә илебездә Ленинград блокадасын өзүнең 70 еллыгын билгеләп үттеләр. Телевизор экраннары аша ул чактагы ачлыктан һәм ялангачлыктан тилмергән өлкәннәрнең, бала-чагаларның тетрәндергеч язмышлары турындагы сюжетларны карагач, күңелдә Зөлхәбирә апаның сөйләгәннәре яңара. Берәр вакыт өенә барып, бу турыда иркенләп сораштырырмын әле дигән идем, кызганыч, булмады, өлгермәдем...

-И-и хәзерге муллык, менә без үскәндә ачлык заман иде, бер телем икмәк өчен ни эшләргә белмәдек, - дип сүз, башлаган иде ул күршеләрдә булган бер Коръән ашы вакытында. - Берсендә әти белән ниндидер йомыш төшеп Купка авылына бардык. Юлга чыгар алдыннан бер телем ипине кесәмә салып куйдым. Кечкенә сеңлем безнең юлга җыенганыбызны күреп: "Апа, миңа "куян күчтәнәче"алып кайт әле, яме", - дип тәтелдәде. Әти белән бик интегеп җәяү бардык, җәяү кайттык. Ипине бик ашыйсым килсә дә, сеңлем хакына түздем. Бер мулла абзыйның: "Тамак бик ачканда суны тешли-тешли эчсәң, тамак туя ул", - дигән сүзе хәтеремә кереп калган иде. Юл буе хәлсезләнеп кайтканнан соң, бер кое янында туктап, суны тешли-тешли эчтем, чынлап та, тамагым туеп китте. Ә өебезгә килеп керүгә сеңлем Флера: "Апа, "куян күчтәнәче" кая?"- дип итәгемә килеп сарылды...

Әлеге хатирә Зөлхәбирә апаның рухына дога булып ирешсен иде.

Лилия. Зур Кукмара авылы

фото: http://dosug.passion.ru/prazdniki/drugie-prazdniki/den-pobedy-zhenskii-podvig.htm?page=0,2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X