Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кукмараның полиция хезмәткәрләренә рәхмәт

Мин тумышым белән Кукмарадан. Бүгенге көндә Казанда яшим. Узган елның июнь аенда 10 яшьлек кызым әбисенә кунакка кайткан иде. Шул чагында аның кәрәзле телефонын урладылар. Бик борчылдык, район эчке эшләр бүлегенә килеп гариза яздык. Шактый вакыт узды, инде табылуына өметне дә өзгән идек. Әмма күптән түгел генә полициянең балигъ булмаганнар...

Мин тумышым белән Кукмарадан. Бүгенге көндә Казанда яшим. Узган елның июнь аенда 10 яшьлек кызым әбисенә кунакка кайткан иде. Шул чагында аның кәрәзле телефонын урладылар. Бик борчылдык, район эчке эшләр бүлегенә килеп гариза яздык. Шактый вакыт узды, инде табылуына өметне дә өзгән идек. Әмма күптән түгел генә полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе начальнигы Гөлназ Гыйльфетдинова шалтыратып сөенечле хәбәр ирештерде. Кәрәзле телефоныбыз табылган. Аны карак бөтенләй икенче кешегә сатып җибәргән булган. Үзебезгә язган булгач, телефоныбыз кире әйләнеп кайтты. Бу, әлбәттә, полиция хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсе. Булдырасыз, егетләр-кызлар!

Фердания ПОКЛОНОВА, Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk