Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кәүсәрия бәете

Югары Арбаш авылында туып-үскән, шунда гомер кичергән туган апама багышлана Бисмилла, дип башлыйм әле, Бәетләр бит шулай башлана. Туганнарым, сезнең өчен Мине искә алып кына Яши торган тормыш башлана. Гөрләп үтте гомерләрем Арбаш урамнарында. Мин дә киттем бу дөньядан, Калдырып бит барын да. Илдар җаным, син ашыкма Бу дөньядан китәргә....

Югары Арбаш авылында туып-үскән, шунда гомер кичергән туган апама багышлана

Бисмилла, дип башлыйм әле,

Бәетләр бит шулай башлана.

Туганнарым, сезнең өчен

Мине искә алып кына

Яши торган тормыш башлана.

Гөрләп үтте гомерләрем

Арбаш урамнарында.

Мин дә киттем бу дөньядан,

Калдырып бит барын да.

Илдар җаным, син ашыкма

Бу дөньядан китәргә.

Минем өчен дә көч тап син

Җирдә гомер итәргә.

Илдар бәгърем, ялгыз түгел син:

Яннарыңда безнең "җимеш" - Лилия йөри

Мин булмагач, аңа авыр,

Серен дә бит бакчадагы гөлләргә сөйли.

Нурфия килен, Нияз улым,

Тату гына торыгыз.

Түбән очны ямьләндереп,

Матур йортлар корыгыз.

Рәзилә килен, Ильяс улым,

Яшәгез сез гел бергә.

Тормыш бит ул - шундый нәрсә,

Кирәк кадерен белергә.

Кызым Ландыш, сиңа кала

Алсу яран гөлләрем.

Шалтыратып, белгәләп тор

Энеләреңнең хәлләрен.

Туганнарым, сезгә әйтәм,

Балаларым ятим кала.

Көчегездән килгән кадәр

Ярдәм итегез аларга.

Ашларымны үткәргәндә

Мул ризыклар куегыз.

Минем соңгы үтенечем -

Бәетемне тыныч кына укыгыз.

Ләйсән СӘЛӘХОВА

фото: http://vk.com/pero_kosnulos_4istogo_lista

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk