Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кич җитсә, Зур Кукмара авылының үзәк урамы караңгылыкка күмелә

Чөнки Ленин, Мәктәп урамнарындагы бер генә баганада да лампочкалар янмый. Авыл җирлеге башлыгы бу проблеманы урамнарга яңа баганалар кую белән дә аңлатыр, әмма инде аларга лампочкалар куеп чыгарлык кына вакыт үтте. Минем улым кич белән көнаралаш мәктәпкә тренировкага йөри. Аның ишектән кайтып кергәнен дүрт күз белән көтеп торам. Юл кырыендагы...

Чөнки Ленин, Мәктәп урамнарындагы бер генә баганада да лампочкалар янмый. Авыл җирлеге башлыгы бу проблеманы урамнарга яңа баганалар кую белән дә аңлатыр, әмма инде аларга лампочкалар куеп чыгарлык кына вакыт үтте. Минем улым кич белән көнаралаш мәктәпкә тренировкага йөри. Аның ишектән кайтып кергәнен дүрт күз белән көтеп торам. Юл кырыендагы тротуарга гына ышанып торып булмый, шоферлар караңгылыкта аны абайлап бетермәскә дә мөмкиннәр. Минем бу фикерем белән җәяүлеләр генә түгел, шушы урамнан узып йөрүче шоферлар да килешер. Чөнки урамның теләсә кайсы урыныннан җәяүле кеше юлны кисеп чыгарга мөмкин. Яшьләрнең "батырланып" тротуардан бармыйча, юл кырыеннан йөрергә яратканнары да сер түгел. Кайвакытта үземә дә эштән дөм караңгы төшкәч кайтырга туры килә, яңгырлы көннәрдә бигрәк тә юлда берни күренми. Фонарь алмыйча булмас, кайчан куялар әле ул лампочкаларны?!

Ләйсән.

фото: http://www.chitalnya.ru/work/202698/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk