Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кер сабыны хикмәтләре

Элек хатын-кызлар киемдәге кан табын бетерү өчен, киемне юешләп, кер сабыны белән яхшылап ышкыганнар һәм полиэтилен пакетка салып куйганнар. Пакетның авызын һава кермәслек итеп төйнәгәннәр. Тап берничә сәгать эчендә бетәргә мөмкин. Бик нык пычранган киемнәрне пакетка кичтән салып, иртәнгә кадәр тотарга була. Кул астында заманча агарту чаралары булмаганда, шушы ысулны...

Элек хатын-кызлар киемдәге кан табын бетерү өчен, киемне юешләп, кер сабыны белән яхшылап ышкыганнар һәм полиэтилен пакетка салып куйганнар. Пакетның авызын һава кермәслек итеп төйнәгәннәр. Тап берничә сәгать эчендә бетәргә мөмкин. Бик нык пычранган киемнәрне пакетка кичтән салып, иртәнгә кадәр тотарга була. Кул астында заманча агарту чаралары булмаганда, шушы ысулны кулланып карасагыз ярый.

Җәй көне бакча эшләре белән аяклар тиз пычрана, тырнаклар астына балчык тула. Аларны чистартуның җайлы ысулын уйлап таптым: иске теш щеткасына кер сабыны сылыйм да, бармакларның тырнак тирәләрен ышкыйм. Үзегез дә шулай итеп карагыз, файдасын күрерсез.

Эльмира, Кукмара

фото: http://msk.pulscen.ru/products/zolushka_5l_universal_moyushcheye_sr_vo_kontsentrirovannoye_12116601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X