Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Күңелемдәге җыр

Зур Сәрдектә яшәүче Мөнәвәрә Шәфигуллина турында газетада язма һәм аның "Посылка" дигән хикәясен укыганнан соң, уйларым белән мәктәп елларына кайттым. Төркәш кызы Мөнәвәрә мине хәтерлиме икән?! Аның белән бер мәктәптә укыдык. Миннән бер яшькә кече бу кыз бик ягымлы һәм кыюлыгы, кешеләрне тыңлый белүе, җырга-сүзгә оста, шат күңелле булуы белән...

Зур Сәрдектә яшәүче Мөнәвәрә Шәфигуллина турында газетада язма һәм аның "Посылка" дигән хикәясен укыганнан соң, уйларым белән мәктәп елларына кайттым. Төркәш кызы Мөнәвәрә мине хәтерлиме икән?! Аның белән бер мәктәптә укыдык. Миннән бер яшькә кече бу кыз бик ягымлы һәм кыюлыгы, кешеләрне тыңлый белүе, җырга-сүзгә оста, шат күңелле булуы белән мине хәйран калдыра иде. "Бу кыз киләчәктә бик күренекле, балкып янган йолдызларның берсе булыр", - дип уйлый идем. Аллаһыдан бирелгән сәләте талантлы җырчыларны бер якка куя торган йөрәкнең иң нечкә кылларына үтеп тетрәндерә торган моң чишмәсе бар безнең Мөнәвәрәдә.

...Мәктәпне тәмамлагач, кызлар белән Түбән Чәбиядән үк килеп Төркәш урман почмагында автобус көтәбез. Мөнәвәрә дә бар. Уку йортына укырга китеше. Миңа итек фабрикасына эшкә. Автобус килгәнче урман буендагы сулыклы җирдән камыш җыябыз. Мөмкинлектән файдаланып, Мөнәвәрәдән "Әнием миләше" дигән җыр көйләвен үтендем. Соравыма каршы: "Бик рәхәтләнеп җырлыйм", - дип, үтенечемне канәгатьләндерде. Әнине күз алдымнан үткәреп, күңелләрем тулып тыңладым. Сүзләрен өйрәндем. Җырдагыча, күңелгә бик авыр булган чакта шул җырны көйләп йөрим. Мөнәвәрә дустымны газетада язмалары чыккан саен искә алып, рәхмәтле булып яшим. Хәтерлиме икән: мин Төркәштән Гөлнур, Рәкыя, Рәис, Алсу, Исмәгыйль, Вазихлар белән бергә укыдым. Киләчәктә дә яңадан-яңа иҗат уңышлары, сәламәтлек телим.

Рәйсә ӘГЬЛӘМҖАНОВА, Кукмара

фото: http://rirl.ru/story-7387.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X