Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кечкенә генә Бакча-Сарай авылында игелекле кешеләр яши

Тәкъбир әйткәннәрен бик ишетәсем килгәнлектән, мин Корбан гаетенә Бакча-Сарай авылына кайттым. Кечкенә генә авыл булса да, ир-ат халкы гаеткә шактый җыелды. Алар арасында яшүсмер балалар да күп иде. Аллага шөкер, урамга чыгып моңлы итеп тәкъбир әйткәннәрен елый-елый тыңладым. Ирләр мәчеткә кереп намаз укыдылар, азан әйттеләр. Онытылмаслык бер бәхет булды бу...

Тәкъбир әйткәннәрен бик ишетәсем килгәнлектән, мин Корбан гаетенә Бакча-Сарай авылына кайттым. Кечкенә генә авыл булса да, ир-ат халкы гаеткә шактый җыелды. Алар арасында яшүсмер балалар да күп иде. Аллага шөкер, урамга чыгып моңлы итеп тәкъбир әйткәннәрен елый-елый тыңладым. Ирләр мәчеткә кереп намаз укыдылар, азан әйттеләр. Онытылмаслык бер бәхет булды бу миңа. Мин бит аякларым авыртканлыктан, ерак араларга барып йөри алмыйм. Канаты сынган кош кебек бер урында тукталып калам, шулай да Ходаема мең-мең риза, якты дөньяны, җәйге матурлыкларны күрә, кош сайрауларын ишетә алам.

Корбан чалгач, бөтен авыл халкы сеңлем Нурзиләгә корбан күчтәнәче китерделәр. Барысына да аяз күк йөзе, бәхетле тормыш телим. Сенлемнең күршесендә генә яшәүче Айнур Гараев безне исә бөтенләй шаккатырды. Сеңлем август аенда үзенең 26 яшьлек улы Илнурны мәңгегә югалтты. Айнур Илнур исеменә корбан чалып, барлык итен сеңлемә кертеп бирде. Без моның кадәр изгелекне күреп, утырып еладык. Айнур энем, сезгә гаилә бәхете, балаларыгызның тигезлектә үсүен, аларның игелекләрен күреп яшәвегезне телим.

Гөлсияр ЗАКИРОВА, Кукмара поселогы

фото: http://neeboo.uol.ua/blog/tags/2683/prazdniki/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk