Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кәчимирдә өлкәннәр көнен зурлап үткәрделәр

Бу хатны Кәчимир авылыннан язабыз. Озак еллар балалар бакчасында эшләп ялга киттек. Без эшләгән вакытта бакча мөдире Хәбибуллина Рашидә Гаян кызы иде, аңа рәхмәтебез чиксез зур, коллективыбыз бердәм булды. Хәзер анда яңа коллектив, яшьләребез эшли. Алар бик ярдәмчел, кече күңеллеләр. Бакча мөдире Шәфигуллина Гөлнара Фәрит кызы тәҗрибәле, белемле белгеч, тәрбияче...

Бу хатны Кәчимир авылыннан язабыз. Озак еллар балалар бакчасында эшләп ялга киттек. Без эшләгән вакытта бакча мөдире Хәбибуллина Рашидә Гаян кызы иде, аңа рәхмәтебез чиксез зур, коллективыбыз бердәм булды. Хәзер анда яңа коллектив, яшьләребез эшли. Алар бик ярдәмчел, кече күңеллеләр. Бакча мөдире Шәфигуллина Гөлнара Фәрит кызы тәҗрибәле, белемле белгеч, тәрбияче Гөлназ Зөфәр кызы, кече тәрбияче Гөлнар Илдус кызы, пешекче Нурфия Райнур кызы барысы да бик ягымлылар, үз эшләрен җиренә җиткереп эшлиләр. Алар безне хөрмәтләп өлкәннәр көненә мул табыннар әзерләп чакырдылар. Эшләрендә зур уңышлар, гаилә бәхете, нык сәламәтлекләр телибез.

Шәрәфиева, Хисмәтуллина, Әхмәтҗановалар.

Кәчимир авылы клубында чәй табыны янында өлкәннәр көне үтте. Бәйрәмне оештыручы кызларыбыз Миләүшә Әхәтова, Фирдәүсә Каримова , авыл җирлеге башлыгы Рашидә Гаяноваларга зур рәхмәт. Бергә күңелле итеп, гөрләшеп-сөйләшеп, үткәннәрне искә алып, рәхәтләнеп ял иттек. Кызлар, сезгә эшегездә зур уңышлар теләп барлык өлкәннәр исеменнән Миннур ГАРИФУЛЛИНА

фото: http://www.kurgan.ru/news_obschestvo/programma_mezhdunarodnogo_dnya_pozhilyh_lyudey.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk