Кая ашкынасың, шофер?
Бүген поселокның "Олимп" боз сарае каршындагы тукталышта автобустан төшеп, җәяүлеләр юлыннан чыгарга җыенучы бер ир-ат аздан гына "Жигули"га бәрелмәде. Ярый әле ул ир кеше бер адым артка чигенергә өлгерде. "Җиде"ле исә ничек очып килде, шулай юлын дәвам итте. Әгәр аның урынында бала-чага, я өлкән кеше булса, бәхетсезлек килеп чыгасы көн...
Бүген поселокның "Олимп" боз сарае каршындагы тукталышта автобустан төшеп, җәяүлеләр юлыннан чыгарга җыенучы бер ир-ат аздан гына "Жигули"га бәрелмәде. Ярый әле ул ир кеше бер адым артка чигенергә өлгерде. "Җиде"ле исә ничек очып килде, шулай юлын дәвам итте. Әгәр аның урынында бала-чага, я өлкән кеше булса, бәхетсезлек килеп чыгасы көн кебек ачык иде бит. Шоферлар, җәяүлеләргә карата игътибарлырак булсагыз иде. Ашкынулар һәлакәткә илтә бит...
Алинә СӘЛӘХИЕВА, Кукмара
фото: http://www.ruauto24.ru/page/999/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев