Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Газ миче сүнде, ә газ хезмәткәре чакырып та килмәде

Күпкатлы йортлардагы фатирларның күбесенә ике контурлы мичләр урнаштырылган. Сүз дә юк, бик уңай: үзеңә кирәк булганда кабызасың, фатирың эсселәнеп китсә, мичеңне сүндерәсең. Җыды суы да бар. Ләкин ул мич кайчакта көйсезләнеп китәргә дә мөмкин. Безнең фатирдагысы да шулай булды: шимбә көнне кичке якта кинәт сүнде дә, берничек тә яңадан кабыза...

Күпкатлы йортлардагы фатирларның күбесенә ике контурлы мичләр урнаштырылган. Сүз дә юк, бик уңай: үзеңә кирәк булганда кабызасың, фатирың эсселәнеп китсә, мичеңне сүндерәсең. Җыды суы да бар. Ләкин ул мич кайчакта көйсезләнеп китәргә дә мөмкин. Безнең фатирдагысы да шулай булды: шимбә көнне кичке якта кинәт сүнде дә, берничек тә яңадан кабыза алмадым. Вакыт соң булгач, мастерны чакырып тормадым, шул килеш йокларга яттым. Иртән торганда фатир бик суынган, чөнки тышта 2 градус салкын, кар ява иде. Сәгать 9лар тирәсендә килешү нигезендә безнең йорттагы газ котелларына хезмәт күрсәтүчегә шалтыраттым. "Бүген минем ял көне, дүшәмбе килермен", - диде. Биш яшьлек балам белән салкын өйдә көнне ничек үткәрермен дип борчылган идем, әле ярый туганым килеп, газ оешмасында эшләгән танышларыннан сораша-сораша, котелны кабызып җибәрде. Килешү төзелгән, аның нигезендә без акча түлибез икән, хезмәт күрсәтүче атнаның җиде көнендә дә килергә тиештер бит ул. Тышта 30 градус салкыннар булганда газ котелың ватылса нишләргә?

Берничә атна элек электр счетчигының автоматы атты. Диспетчерга шалтыраткач, электрик 10-15 минут эчендә килеп, төзәтеп китте, автомат атуның сәбәбен аңлатты, киңәшләрен бирде. Эшне шулай да башкарып була икән бит.

Раушания Д.

фото http://64.img.avito.st/640x480/967026064.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk