Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Экономияле ремонт ясарга теләүчеләргә берничә киңәш

Өйне яки фатирны ремонтлау һәм бизәү эшләрен акчаны артык күп түкмичә генә дә башкарып чыгарга була. Бер үк төзелеш материаллары төрле кибеттә төрле бәядән сатыла. Аларның бәяләрен иренмичә чагыштырырга гына кирәк. Төзелеш материаллары сатылучы базарлар булуын да исегездән чыгармагыз. Гадәттә, анда бәяләр сизелерлек арзан була. Кибетнең үзендә склад булу-булмавы турында...

Өйне яки фатирны ремонтлау һәм бизәү эшләрен акчаны артык күп түкмичә генә дә башкарып чыгарга була.

Бер үк төзелеш материаллары төрле кибеттә төрле бәядән сатыла. Аларның бәяләрен иренмичә чагыштырырга гына кирәк.

Төзелеш материаллары сатылучы базарлар булуын да исегездән чыгармагыз. Гадәттә, анда бәяләр сизелерлек арзан була.

Кибетнең үзендә склад булу-булмавы турында белешегез. Кибетнең үзендә склад бар икән, күңелегезгә хуш килгән әйберне шунда ук сатып алу мөмкинлеге була. Заказ бирәсе, кайдандыр кайтаруларын көтәсе булмаячак.

Кибет күрсәтә торган өстәмә хезмәтләргә игътибар итегез. Ниндидер зур әйберләр сатып алсагыз, бушлай китереп бирү бер дә артык булмаячак.

Сантехника сатып алганда, аны бушлай урнаштырып та бирергә тәкъдим итәләр икән, бу бик уңайлы.

Кибеттә сезнең өчен смета төзерлек белгеч булу-булмау турында белешегез. Дөрес төзелгән смета өстәмә чыгымнардан саклаячак.

Әгәр ялгыш исәпләү аркасында, артык обой яки плиткалар калган булса, кайбер кибетләрдә аларны кире кабул итеп алалар.

фото: http://woman.mobus.com/mojdom/interer/1631.html?archiveDate=1434482464465

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X