Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Абый, ник эчәсең?

Көтеп алган җәйге ялларымда туган ягыма - Кукмарага кайттым. Бистәбез бик үзгәргән, матурланган. Туган йортым, балачак дусларым, якыннарым белән очрашкач, кәефләрем күтәрелеп китте, яшьлегемә кайткандай булдым. Ләкин бу озакка бармады, исерек абыемны күргәч, бөтенесе юкка чыкты. Ул шулчаклы үзгәргән: бер аек көне юк, якыннарын рәнҗетергә генә тора, хәтта хатынына да...

Көтеп алган җәйге ялларымда туган ягыма - Кукмарага кайттым. Бистәбез бик үзгәргән, матурланган. Туган йортым, балачак дусларым, якыннарым белән очрашкач, кәефләрем күтәрелеп китте, яшьлегемә кайткандай булдым. Ләкин бу озакка бармады, исерек абыемны күргәч, бөтенесе юкка чыкты. Ул шулчаклы үзгәргән: бер аек көне юк, якыннарын рәнҗетергә генә тора, хәтта хатынына да кул күтәрә. Безнең киленебез гаҗәп сабыр, яхшы күңелле кеше. Абый белән икесе күп югалтулар, авырлыклар кичереп, балалар үстерделәр. Хәзер, бу хәлләрне күреп, минем йөрәгем телгәләнә. Абый! Нәрсә булды сиңа? Ничек шулай түбән тәгәри алдың? Иң якын кешеңне нигә шулай кыерсытасың? Хатының бит сиңа, балаларыгызга бөтен гомерен багышлады. Синең тарафыңнан мондый мөнәсәбәткә лаек түгел бит ул. Миңа бик кызганыч... синдәй абыем шундый начар юлга басканга бик оят...

Мондый кеше янәшәсендә мин, әлбәттә, озак кунак була алмадым, тизрәк китү ягын карадым. Туганым, сиңа һәм синең кебекләргә әйтәсем килгән сүзем шул: "Күпме эчәргә була? Соңга калганчы акылыгызга килегез! Ир кеше тормыш авырлыкларын хатын-кыз җилкәсенә аударырга түгел, ә үзе җиңеп чыгарга тиеш".

Элегрәк, бар да яхшы булганда, дуслары күп иде абыйның. Хәзер алар кайда соң? Баткаклыкка чумгач, юкка чыкканнармы? Эчкечелек - чир бит ул! Авыр чакта ярдәм кулы сузарлык бер дустың да калмадымыни соң? Үзең генә син бу чирдән котыла алмаячаксың. Кая барырга? Ничек ярдәм итәргә бу гаиләгә?..

Кукмара - Чиләбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk