Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Сәрдек укытучысы Венера Кәшәфетдинова балаларыбызга икенче әни булды

Укытучы... бу сүзне ишетү белән һәркемнең күз алдына үзен укыткан укытучылары килеп басадыр. Еллар үтү белән аларның ягымлы елмаюлары, үтемле сүзләре күңел түреннән чыкмый. Озак еллар Зур Сәрдек гимназиясендә Венера Кәшәфетдинова укучыларга рус теле һәм әдәбиятеннән белем, тәрбия бирә. Гыйлемле, тыйнак мөгаллимә - үз эшенең остасы. Балаларыбызның да яраткан укытучы...

Укытучы... бу сүзне ишетү белән һәркемнең күз алдына үзен укыткан укытучылары килеп басадыр. Еллар үтү белән аларның ягымлы елмаюлары, үтемле сүзләре күңел түреннән чыкмый.

Озак еллар Зур Сәрдек гимназиясендә Венера Кәшәфетдинова укучыларга рус теле һәм әдәбиятеннән белем, тәрбия бирә. Гыйлемле, тыйнак мөгаллимә - үз эшенең остасы. Балаларыбызның да яраткан укытучы апалары, ә без ата-аналар өчен дә зур хөрмәткә ия ул.

Моннан биш ел элек беренче сентябрьдә Зур Сәрдек гимназиясенә төрле авыллардан килгән укучыларны елмаеп, аналарча киң күңел белән каршы алды Венера ханым. Юаш, оялчан малай-кызларны бергә туплап, белем дөньясының бормалы-бормалы тар сукмаклары буйлап биек үрләр яуларга алып китте. Күпме сабырлык, тырышлык һәм тирән белем кирәк бит укытучы булу өчен, алай гына да түгел, һәр баланың үзенә генә хас холкын аңлап эш итәсе аңа. Венера ханым да тиеш урында мактап, кирәк вакытта шелтәләп, укучыларын аң-белемгә, тормышта үз-үзләрен тотарга өйрәтте.

Гимназия тормышы, уку чоры үзенең кызыклы вакыйгалары, төрле кичә-чаралары белән үтә торды. Биш ел вакыт сизелми дә үтеп китте. Оялчан юаш балаларыбыз шук, чая егет-кызлар булып үсеп җиттеләр. Кулларында аттестат, күңелләренең шатлык та, шул ук вакытта моңсулык та кичергән мәле.

Без, ата-аналар, 5 ел буе балаларыбызның сыйныф җитәкчесе булган Венера ханымны хөрмәт итәбез. Мәктәптә генә түгел, гаиләсендә дә үрнәк ул. Ире Раиф, балалары белән матур гомер итәләр.

9 "Б" сыйныфы укучыларының ата-аналары исеменнән Җәүдәт ӘХМӘТШИН.

фото http://bambinostory.com/rebenok-progulivaet-shkolu

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk