Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Кукмарадан Илнар Закиров ясаган корабль макетының 104 тәрәзәсе бар

Хәзер кешене яңа машина, трактор сатып алу белән шаккатырып булмый. Ә менә Зур Кукмара авылында яшәүче Закировлар өе турыннан узганда заводтан яңа гына чыккан сыман ялтырап торган техникага игътибар итми булдыра алмадым. Бәрәңге утырткыч һәм казыгыч, сука тезелеп тора иде анда. Боларның барысын әтиле-уллы Илдар белән Илнар ясаганнар. Ишегалдында исә...

Хәзер кешене яңа машина, трактор сатып алу белән шаккатырып булмый. Ә менә Зур Кукмара авылында яшәүче Закировлар өе турыннан узганда заводтан яңа гына чыккан сыман ялтырап торган техникага игътибар итми булдыра алмадым. Бәрәңге утырткыч һәм казыгыч, сука тезелеп тора иде анда. Боларның барысын әтиле-уллы Илдар белән Илнар ясаганнар. Ишегалдында исә тагын бер сюрприз көтә иде. Монысы - үзләре җыеп корган мини-трактор. Ничек сокланмыйсың инде осталыкларына! Мондый эшне башкарып чыгу өчен бер үк вакытта инженер, механик, слесарь һәм токарь булу да кирәк бит.

Илдар белән Илнар бу хакта сүз куертырга теләмәделәр.

-Мактанырлык ни кылган без? - дип кул селтәделәр. Үзләре турында сөйләшүне шуның белән төгәлләргә иде исәпләре. Ярый әле әңгәмәгә хуҗабикә Талия ханым кушылды.

-Нинди дә булса әйбер ясау уе килә икән башына, Илдар аны чынга ашырмый калмый, - диде ул. -Нәни трактор җыю турындагы хыялы күптән бар иде. Искергән җиңел машина сатып алып, шуның запас частьларыннан кордылар аны Илнар белән икәүләп. Тимер-томыр өеменнән ясадылар, дисәң дә була. Ян бакчабыздагы җирне эшкәртүгә, бәрәңге утырту-казуга кул хезмәте бик аз керә хәзер. Техника белән күрше-күләнгә дә булышу мөмкинлеге бар.

Өйләренә үткәч, аның үзенчәлекле эшләнеше, заманча дизайны күз карашымны әсир итте. Әлеге ремонт-бизәү эшләрендә дә ата белән улның тырышлыгы һәм күңел матурлыгы чагылыш тапкан. Аларның төзү, агач эшләрен булдыруларын авыл халкы яхшы белә. Бу сәләт Илдарга әтисе - үз гомерендә ничәмә-ничә йортлар салган Равил абыйдан күчкән. Улы Илнар да, кечкенәдән агач юнып-кисеп, төрле әйберләр ясарга өйрәнеп үскән. 5 сыйныфта укыган чагында гөл чүлмәге өчен ясаган аслык әле дә өйнең күрке булып тора. Югары уку йортын тәмамлап, икътисадчы белгечлеген алган булса да, яраткан шөгылен ташламый егет. Игътибарымны аеруча җәлеп иткәне корабль макеты булды. Ул кадәр төгәллек белән, җиренә җиткереп ясау өчен эшкә күңел бирүдән тыш үҗәтлек кирәк, минемчә. Озынлыгы бер метрдан артып киткән, биеклеге мачталары белән бергә 90 сантиметрга җиткән макетны егет киңлеге - 3 миллиметр, калынлыгы 1 миллиметрлы "такта"лардан җыйган. Өстәвенә ике катлы итеп. Моның өчен юкә, имән, каен агачлары кулланган. Әйтергә генә ансат: нәни корабльнең 104 тәрәзәсе бар! Аны ясау өчен егет юкка гына бер ел чамасы вакытын сарыф итмәгән бит.

-Сызымын Интернет челтәреннән алды, аны зурайту өчен Казан энергетика университетына барырга туры килде Илнарга, башка бер җирдә зурайта алмадылар, - дип сөйли әнисе Талия.

Корабль макетының исеме дә бар: "Виктори", ягъни "Җиңү".

Аз сүзле, тыйнак егетнең күңелендә шундый омтылыш яши, димәк. Инде икенче корабль макетын ясауны да төгәлләп килә. Коллекция булдырырга икән исәбе. Бер үк вакытта әтисе белән бергә никадәр эшләр майтарганнарын әйтеп уздым инде. Әтисенең энесе - оста куллы Сәлим абыйсына да ярдәмче ул.

Закировлар гаиләсенең икенче уллары Илнур исә шәһәр егетенә әверелгән. Хәзер ул Казанда автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү оешмасында инженер булып эшли. Әйе, һөнәрле кеше беркайда да югалып калмый.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk