Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Кукмара авылы егете армиядән "Кырымны кайтарган өчен" медале тагып кайтты

Шөкер, тыныч-имин яшибез, дип сөенеп куям, Донбасстагы канлы вакыйгалар турында телевизордан караган саен. Шушындый кискен шартларда, тормышларын еш кына куркыныч астына куеп, илебез чиген уяу саклаучы солдатларга рәхмәт укыйм. Алар арасында үзебезнең район ир-егетләре дә бар. Зур Кукмара авылы егете Әнәс Бариев, шул якларда хәрби бурычын үтәп, күптән түгел өенә...

Шөкер, тыныч-имин яшибез, дип сөенеп куям, Донбасстагы канлы вакыйгалар турында телевизордан караган саен. Шушындый кискен шартларда, тормышларын еш кына куркыныч астына куеп, илебез чиген уяу саклаучы солдатларга рәхмәт укыйм. Алар арасында үзебезнең район ир-егетләре дә бар. Зур Кукмара авылы егете Әнәс Бариев, шул якларда хәрби бурычын үтәп, күптән түгел өенә кайткан. Ничек кенә әле: "Кырымны кайтарган өчен" медален тагып!

-Самарада коры җир гаскәрләрендә хезмәт иттем. Колхоз урамында бергә уйнап үскән Ирек Бариев белән бер частьта идек. Юк, туганнар түгел без, фамилияләребез генә бер төрле, әмма авылдашың армиядә туганың кебек якын була,- дип җавап бирә башлады ул минем сорауларыма каршы. - Быел март башында безне тревога белән күтәреп, Ростов өлкәсенә хәрби өйрәнүләргә җибәрделәр. 8 мартта без поездда идек инде. Украинадагы хәлләрне белеп тордык. Кырымда инаугурация тыныч үтсә - сезне кайтарачаклар, Украина ягыннан һөҗүм була калса - кирәк булачаксыз, диделәр. Куркытты инде: кемнең яшьли һәлак буласы килсен? Сез атмыйсыз икән, сезгә атачаклар, дип кыю булырга өйрәттеләр безне. Чик буеннан бер йөз чакрым чамасы ераклыкта урнаштык. Япа-ялан басуда төрле сугыш тактикаларына, беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәндек, автоматтан ату буенча осталыкны арттырдык. Чик буендагы авылга марш-бросок ясадык.Шулай да сугышырга туры килмәс дип, яхшыга өметләндек.

Әйтергә генә ансат: күпме тир түгәргә туры килгән егетләргә! Өстәвенә, һава торышы да көйсезләнеп, көннәр буе өзлексез яңгыр койган. Арада авырып китүчеләр дә булгалаган.

-Әти-әниегез "ут йоткандыр" инде сезне уйлап,- дим.

Кайда булуын, кесә телефоныннан шалтыратып, әтисе Нурсилга гына әйткән икән. Әнисе Альбинага исә белгертмәскә тырышкан. Ана йөрәген алдап буламы соң: Интернет аша үзе ачыклаган. Бөтен авыл белән борчылдык сезнең өчен, дип серне чишкән соңыннан.

Бәхеткә каршы, Кырымда хәлләр катлауланмады. Һәртөрле һөҗүмне "авызлыкларга" әзер торган егетләрне исә, полигонда тантаналы рәвештә медальләр белән бүләкләгәннән соң, туган якларына озатканнар.

-Хезмәт срогы тулганчы бер ай алдан җибәрделәр. Мин үзем май азагында Самарага очкан самолетта кайттым, -ди Әнәс.

Кырымның үзендә булырга, әлеге ярымутрауның әкияти матурлыгын күрергә туры килмәгән бу егетләргә, ләкин алар үз бурычларын намус белән үтәгәннәр.

- Хәрби әзерлек минем тормышымда зур сынау булды, яшәешкә карашымны үзгәртте, олыгайтып җибәрде,-дип җитди йөз белән әйтеп куйды Әнәс.- Әниемнең әтисе Сабирҗан бабайны искә төшердем. Ул Бөек Ватан сугышында ут астында дошманга каршы көрәшеп, 1942 елда һәлак булган. Бабам күргән авырлыкларны безнеке белән чагыштырырлык та түгел.

Егет хәзер автомәктәптә шофер һөнәрен үзләштерә икән. Киләчәккә корган планнары да бар. Тормышта үз урынын табар, шәт.

Фото гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X