Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур фәндә минем урыным

Якташыбыз, Юрий Гагаринны галәмгә очарга әзерләгән галим, мактаулы радист, СССРның сәламәтлек саклау отличнигы, йөзләгән фәнни эш авторы Рөстәм Исмәгыйль улы Үтәмешевны районда белмәүчеләр сирәктер. Тумышы белән Мәчкәрә авылыннан ул. Рөстәм аганың Мәскәүдә яшәүче улы Илдар әфәнде дә тирә-юньгә танылган кеше. Россия табигый фәннәр академиясе Президиумы әгъзасы, техник фәннәр докторы Илдар...

Сәләтле балаларны үстерү, аларны фәнни эшләргә тарту максатында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының республика мәктәптән тыш эшләр үзәге, Россия табигый фәннәр академиясе, район мәгариф идарәсе, мәгълүмати-методик, мәктәптән тыш эшләр үзәкләре тарафыннан оештырылган конференциядә Татарстанның 20 районыннан гына түгел, Казан, Түбән Кама, Вятка Аланыннан да килгән 142 укучы үзенең фәнни-тикшеренү эшен тәкъдим итте.
Укучыларның эшләре 9 секциягә бүленеп тыңланды. Беренче урынга лаек булучылар менә кемнәр:
"Тарих, җәмгыять белеме" төркеме - Лилия Гыйльметдинова, Манзарас урта мәктәбе, 10 сыйныф.
"Чит телләр" - Рамис Габасов, Саба районы, 9 сыйныф.
"Экология" - Зилә Гәрәева, Нырты урта мәктәбе, 10 сыйныф.
"Туган якны өйрәнү" - Гөлчәчәк Шәрифуллина, А.Булатов исемендәге күппрофильле лицей, 9 сыйныф.
"Татар теле һәм әдәбияты" - Сөмбел Хөсәенова, Саба районы, 7 сыйныф.
"Рус теле һәм әдәбияты" - Гөлназ Садриева, Зур Сәрдек гимназиясе, 10 сыйныф.
"Техник иҗат" - Роман Кузнецов, Поч.Сутер урта мәктәбе, 10 сыйныф.
"Биология, медицина" - Алисә Гарипова, Зур Кукмара урта мәктәбе, 9 сыйныф.
"Төгәл фәннәр" - Айгөл Байгобулова, Түбән Өскебаш урта мәктәбе, 10 сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X