Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Журналист Хафиз Тимербаев

Икътисадчы булып эшләгән елларымда Кукмара урамнары буйлап, җәяүләп күп мәртәбәләр узарга туры килде. Ашыгып йөргәндә редакция тирәсендә очрата идем мин аны. Аның төш турында кайтып барышы, яисә төшлектән соң редакциягә эшкә килгән вакыты була иде. Башын түбән иеп, нәрсә турында булса да уйланып, ашыкмыйча-кабаланмыйча, тигез адымнар белән бара, чөнки төгәл...

Икътисадчы булып эшләгән елларымда Кукмара урамнары буйлап, җәяүләп күп мәртәбәләр узарга туры килде. Ашыгып йөргәндә редакция тирәсендә очрата идем мин аны. Аның төш турында кайтып барышы, яисә төшлектән соң редакциягә эшкә килгән вакыты була иде. Башын түбән иеп, нәрсә турында булса да уйланып, ашыкмыйча-кабаланмыйча, тигез адымнар белән бара, чөнки төгәл вакыты бар аның. Ул редакциянең сәнәгать бүлегендә эшләгәнлектән, аның белән якыннан танышлыгым юк иде. Бары тик очрашканда гына исәнләшеп китәбез. Җурналист Хафиз Тимербаев белән якыннан үзебезнең "Яңа тормыш" хуҗалыгында таныштык. Төш вакытында эш урынымда, икътисадчы бүлмәсендә тамак ялгап алганлыктан, көн үзәгендә идарәдә булам. Хафиз минем белән исәнләшеп:

-Агрономны кайдан табарга икән? - диде. Аннан соң:

- Булмаса, синең белән генә бәрәңге җиренә барып булмасмы? - дип, ризалыгымны алды. Менә шушы вакыттан аның оста, чарланган, эшче кеше белән тиз уртак тел табып, аралашучан каләм иясе икәнлеген аңладым.

Татар Толлысы авылы басуында бәрәңге чүпләүче хатын-кызлар аны үз итеп тыңладылар, сорауларын бирделәр һәм кирәкле җавап алдылар. Менә шулай кирәк вакытта ачыла да белә икән бит ул журналист Хафиз Тимербаев.

Гомеремнең 60 елы узган вакыт, хастахәнәдән җәяүләп, редакция янәшәсендәге мәктәпнең алма бакчасы тирәсеннән узганда очраштык без аның белән. Бу юлы мин башымны салындырып автостанциягә таба атлый идем. Хафиз белән туктап хәл белештек. Ул минем 60 яшем тулганны белгәч, өстерәп диярлек редакция бинасына алып кереп, кызым Миләүшә әйткәндәй "әрмән" фуражкасын да салдырмыйча, фотога төшертте. Шуннан соң мөхтәбәр журналистның "Мөхтәрәм икътисадчы һәм хәбәрче" дигән баш астында, барлык хезмәтләремне искә алып, киң яктырткан язмасы газетада басылды. Хәзер боларның барысын да искә алам, Хафиз дус. Язмаларыңны газетадан яратып укыйм. Чын күңелемнән сиңа сәламәтлек һәм бәхетле картлык телим.

Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk