Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үз гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган бабамны бик сагынабыз

Авыл, аның уңган, эш сөючән кешеләре, тынгысыз хезмәт турында сүз чыкса, минем күз алдына яраткан бабам - Фәрит килеп баса. Гүя, без иксез - чиксез иген кырында басып торабыз. Ә бабай безгә сөйли дә сөйли. Бабай үзенең ярты гомерен авыл хуҗалыгын алып бару, аны күтәрүгә багышлаган. Авыл хуҗалыгы институтының механика...

Авыл, аның уңган, эш сөючән кешеләре, тынгысыз хезмәт турында сүз чыкса, минем күз алдына яраткан бабам - Фәрит килеп баса.
Гүя, без иксез - чиксез иген кырында басып торабыз. Ә бабай безгә сөйли дә сөйли. Бабай үзенең ярты гомерен авыл хуҗалыгын алып бару, аны күтәрүгә багышлаган.


Авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын 1976 нчы елда тәмамлаган яшь егетне Әсәнбаш күмәк хуҗалыгына баш инженер итеп эшкә билгелиләр. Хезмәтен яратып, зур җаваплылык тоеп, җиренә җиткереп эшләгән егеткә зур ышаныч белән карыйлар. Аны 1982нче елда Рассвет күмәк хуҗалыгына рәис итеп билгелиләр.1982 нче елдан 2006 елга кадәр бабай бик җаваплы эштә хезмәт куя. Ахыргылар рәтендә саналган хуҗалыкны күтәрү эшенә җиң сызганып тотына.Хуҗалыкны күтәрү белән беррәттән, халыкның тормыш- көнкүреш шартларын яхшыртуны да үз алдына бурыч итеп куя. Язгы һәм көзге пычракларда аттан башка бүтән техника белән хәрәкәт итеп булмаган юлларга башта таш җәйдерсә, соңрак асфальт түшәтә. Күперләр төзекләндерелә. Хуҗалык хисабына 78 гаиләне торак йорт белән тәэмин итә. Зур, матур мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, урта мәктәп, берничә башлангыч мәктәп, кибетләр, фермалар бабам идарә иткән елларда төзелә. 10 авылны үз эченә алган бу хуҗалыкны җитәкләү, халык белән уртак тел табып эшләү җиңел булмагандыр.Шулай да бабам һәр читен хәлдән чыгу юлларын табып, куйган максатларына ирешә бара.Хезмәтен яратып башкару аңа уңыш артыннан уңышлар алып килә.Ирешелгән уңышлары аны яңа эшләргә рухландыра.


Бабам яз җитсә, шатланып чәчү эшенә керешә иде.Яңгыр булмаса, күккә карап болытлар көтәр иде. Урып - җыю эшләре башлангач, бабайны өйдә күреп тә булмый.Ул бик соң кайта, бик иртә китә иде.Өлгергән ашлыкның бөртеген дә югалтмыйча җыеп алып, дәүләткә тапшыру аның алдына куелган буычы.Ул безне дә еш кына басуга алып чыга иде.Күкрәп уңган иген кырларын күрсәтеп йөргәндә аның йөзендә горурлык хисләре чагыла иде. Бабай минем күңелемдә бик тырыш, эш сөючән, җаваплы җитәкче буларак саклана.

Гарифянова Айсылу, Пычак урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X