Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үз эшенең остасы

Редакциябез типография белән бер түбә астында урнашканлыктан, типографиянең баш бухгалтеры Клара Шәфигуллина белән көн дә очрашып, хәл-әхвәл белешеп торабыз. Рәхәт аның белән аралашуы. Халыкта бу һөнәр ияләре турында "саннар дөньясына чумган җитди, коры кешеләр" дигән фикер яшәсә дә, Клара ханым бөтенләй башка холыкка ия. Гөр килеп сөйләшә торган киң күңелле,...

Редакциябез типография белән бер түбә астында урнашканлыктан, типографиянең баш бухгалтеры Клара Шәфигуллина белән көн дә очрашып, хәл-әхвәл белешеп торабыз. Рәхәт аның белән аралашуы. Халыкта бу һөнәр ияләре турында "саннар дөньясына чумган җитди, коры кешеләр" дигән фикер яшәсә дә, Клара ханым бөтенләй башка холыкка ия. Гөр килеп сөйләшә торган киң күңелле, кешелекле зат ул. Көчле рухлы булып күренсә дә, хисләнүдән күзләрендә яшь ялтыраган чакларын да искәргәнебез булды. Дөрестән тә, һәр гүзәл зат - ачылып бетмәгән серле дөнья бит ул.
Клара ханымны үз эшенең остасы буларак та хөрмәт итәбез. Кукмара 1нче урта мәктәбендә, аннары Казан финанс-икътисад институтында белем алганда да ул алдынгылар сафында булган, һәр чарада башлап йөргән. Лидерлык сәләтен күреп, студсовет әгъзасы итеп сайлаганнар үзен. Кызга практиканы көньяктагы Пятигорскида үтәргә, ә диплом эшен Мәскәүдәге "Стройбанк"ы эшчәнлеген өйрәнеп язарга насыйп булган. Бу эшен уңышлы яклаганнан соң, юллама белән Төмән шәһәренә җибәрелгән.
-"Стройбанк"ның өлкә конторасында кредит бүлегенең өлкән икътисадчысы вазыйфасын башкардым. Коллектив яшь, әйбәт иде, шуңа күрә мәҗбүри өч ел якты истәлекләр калдырды, - ди Клара ханым, уйлары белән ерак үткәннәргә кайтып.
Тырыш хезмәте өчен яшь белгеч ел саен Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Шунда төпләнгән булыр иде дә, туган якларны сагынуга түзәр әмәле калмаган шул. Казанга кайтып, радиокомпонентлар заводына урнашкан. Тәҗрибәсен исәпкә алып, баш бухгалтер урынбасары итеп билгеләгәннәр аны. Бик зур җаваплылык сорый торган бу эш урынында да сынатмаган кыз: үзен тирән белемле белгеч итеп таныткан. Тагын да шул сагыну хисләре тынгылык бирмәгәндер инде: өч елдан Кукмарага әйләнеп кайткан ул. Инде бөтенләйгә, гомерлеккә... "Биш куллап" дигәндәй, типографиягә баш бухгалтер булып кабул ителгән.
- Бу юлы да коллективтан уңдым. Ул чакта бездә утызлап хезмәткәр эшли иде. Хәрефләрне кул белән җыюдан башлап, хезмәтне тулысынча компьютерлаштыруга кадәр чорны бергә үттек. Техник Елизавета Сидорова белән дә озак еллар буе ярдәмләшеп, аңлашып эшләдек. Җитәкчебез Мансур абый Кәрәмов белән барлык мәсьәләләрне һәрчак бергә, киңәшләшеп хәл итәбез, - дип сөйли биредә эшләгән еллары турында.
Мансур Хәсән улы үзе дә баш бухгалтер турында югары фикердә:
-Ныклы белемле, төгәл, зирәк. Андый белгечләр сирәктер. Хәзергәчә тотрыклы, уңышлы эшләвебез белән Клара Наил кызына бурычлы без. Хезмәт хакларын, салымнарны гел үзвакытында түләп бардык. Хәтта хәтәр үзгәртеп кору елларында да салымнар буенча бурычларыбыз булмады, штрафларга тартылмадык, - ди.
Әйе, исәп-хисап төгәл алып барылып, керем-чыгымнар дөрес бүленгәндә, нәтиҗәләргә таянып, киләчәккә карап эш йөрткәндә генә оешма ныклап аякта басып тора ала. Клара ханым типографиянең клиентларны саклап кала алуына, заказларның Киров өлкәсеннән, Балтач, Саба, Арча районнарыннан, Чаллыдан килүенә шатлана. 25 ел эшләү дәвамында типография икенче туган йортына әверелгән, аның өчен янып-көеп яши ул. Эшне тиз һәм сыйфатлы башкарганнары өчен бүгенге көндә хезмәткәрләр Лидия Федоровага, Анна Ивановаларга рәхмәтле.
Бер үк вакытта, егерме ел буе, алты оешманы берләштергән (шул исәптән типографияне) мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы бухгалтеры вазыйфасын да үтәгән ул. Фидакарь хезмәте өчен ТР һәм РФ Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары һәм башка күпсанлы Мактау кәгазьләре, ТР профсоюзлар федерациясенең күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Үзенең эш тәҗрибәсен ул башка бухгалтерлар белән дә теләп уртаклаша.
Тормыш иптәше Илдус белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олысы Ильмира Казан финанс-икътисад университетында инглиз телен укыта, бер үк вакытта аспирантураның өченче курсында белем ала. Америкада, Италиядә булып, белемен үстереп кайткан.
-Минем яшьлек хыялымны тормышка ашырды ул, мин дә инглиз теле укытучысы булырга теләгән идем, - ди Клара ханым.
Кечесе Зөһрә әлегә 11 сыйныфта укый, әнисе юлыннан китеп, икътисадчы булырга җыена.
55 яшьлек күркәм юбилеен, кызлары белән горурланып, бәхетле ир хатыны булып, хезмәтендә уңышлар белән каршылый Клара Шәфигуллина. Һәрчак шулай шатлык-куанычлар белән яшәргә, тигезлек белән озын гомер кичерергә язсын үзенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk