Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җырлап яшиләр

Алинә Газизованың җырлавын Туембаш төп мәктәбе Сабан туенда ишеттем. Аның нечкә моң белән сугарылган тылсымлы тавышы күңелемне айкап алды. Кызыксынуыма каршы, кызның җыр сөюче гаиләдә үсүен белдем. Бу сәләт әби-бабаларыннан ук килә икән. Әнисе Әлфия менә ниләр сөйләде:

-Мәрхүм әтием Рәкыйп матур итеп җыр суза, өздереп тальянда уйный иде. Элгәре кичке уеннарда егет-кызларның күңелләрен ачканын сөйләгәне истә. Әнием Миннебикә, олы яшьтә булуына карамастан, кайчак өйдә әле дә көйләп йөри. Яшь чагында авылга концерт белән килгән җырчылар, аның җырлый-җырлый чишмә суында кер чайкавын ишетеп калганнар да, үзләре белән чакырган булганнар. Танылган башкаручы булыр иде, бәлки, тик әбиебез әнине җибәрмәгән. Ә әни үзе, ни өчендер, Зөлфия апабызның музыкаль белем алуына каршы килде. Әмма апа, тормышта башка юлны сайласа да, җыр-моң белән арасын өзмәде: хорда җырлый. Якутиядә, Мирный шәһәрендә яши. Гаиләдә биш бала үстек без. Төп йортта яшәүче Габделнур, шулай ук авылда калган Нурулла, Вятка Аланында төпләнгән Рәфкать абыйларым да көчле тавышка ия. Гаилә бәйрәмнәре, туй мәҗлесләре аларның җырлавыннан башка үтми. Тик гармунда уйнарга гына өйрәнмәделәр.
Әлфия ханым тормыш иптәше Ранифның да җырларга оста булуын сөйләп узды. Күңеленә моң кайдан килгәндер ирнең: җырга хирыс әтисеннәнме, әллә Туембашның җәннәттәй ямьле табигатеннәнме? Бәлки, сабый чагыннан ук әнисез калуы йогынты ясагандыр. Тел белән әйтә алмаганны җыр әйтер, диләр бит. Ир белән хатынның клубта эшләргә тартылуы гаҗәп түгел. Берсе җыештыручы, икенчесе кочегар вазыйфаларын башкарсалар да, мәдәният-сәнгать тормышында актив катнаша алар. Бәйрәм концертларында уллары Раил, кызлары Алинә белән бергәләп чыгыш ясыйлар, башка авыл сәхнәләренә дә күтәрелгәннәре, зона бәйгеләренең дә җиңүчесе булганнары бар. Раил районкүләм җыр бәйгесендә катнашып, дипломант исеменә лаек булган. Хәзерге көндә ул Чита өлкәсендә хәрби хезмәт үтә. Шуны әйтергә кирәк, Раил дә, Алинә дә киләчәктә җырчы булырга хыялланмыйлар. Җәмгыять өчен кирәкле башка һөнәр ияләре булырга телиләр.
"Күңелләренә сандугач кергән" менә шушындый гаилә яши Туембаш авылында. Тырыш хезмәт белән көн күрәләр, төп эштән бушаган вакытларында итек басалар. Тормышлары да шуңа күрә нык. Җырлап эшләсәң, җырлап яшәрсең, дигән халык мәкале Газизовлар турында, диярсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk