Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язгы елга күз алдында

Туксанынчы еллар башында йомыш белән Лубян авылына барырга туры килде. Район үзәгеннән шактый читтә, йөзьяшәр урманнар, Нократ елгасы буена сыенып утырган авыл бу. Апрель башы иде. Ул чагында елга аша Лубян белән ике араны тоташтыра торган күпер юк әле. Шулай да тәвәккәлләп юлга чыктык. Нива машинасында без дүрт кеше: шофер,...

Туксанынчы еллар башында йомыш белән Лубян авылына барырга туры килде. Район үзәгеннән шактый читтә, йөзьяшәр урманнар, Нократ елгасы буена сыенып утырган авыл бу. Апрель башы иде. Ул чагында елга аша Лубян белән ике араны тоташтыра торган күпер юк әле. Шулай да тәвәккәлләп юлга чыктык. Нива машинасында без дүрт кеше: шофер, ике хатын-кыз хезмәттәшем белән мин . Юлда баштан нинди уйлар үткәндер, анысы хәтердә түгел. Борчылганбыздыр, билгеле. Боз кичүе аша инде машиналарга йөрү рөхсәт ителмәгәнлектән, урау юл аша киттек бит. Плаксиха авылы яныннан чыгарга булдык. Мин әле безне нәрсә көткәнен күз алдына китермәгән идем, күргәч, йөрәгем "жу" итеп куйды. Алдыбызда инде шактый эрегән боз өстендә мул булып су җыелган, урыны-урыны белән сулы чокырлар хасил булган елга күренде. Ташу башланырга да күп калмагандыр. Машинадан төшеп, керергәме, юкмы, дип күпмедер вакыт икеләнеп тордык. Кире борылып кайтасы килмәде: кирәкмәгәнгә йөрмибез бит. Аннары, ни булса булыр дип, кабат машинага утырдык та, кузгалырга булдык. Саклык белән, әкрен генә, суны ерып барабыз. Әйе, су инде тәгәрмәчләрне күмәрлек, кайчак машинабыз "дыңк" итеп чокырга төшеп китә. Куркудан чырыйлап кычкырабыз. Мин бер хезмәттәшем белән арткы урыннарда. Бата калсак, котылып булмаячак, чөнки Ниваның артта ишекләре юк. Хәлнең ни дәрәҗәдә хәтәр булуын аңлап, елганы җәяүләп кенә чыгарга булдык. Шофер безне калдырып, ярның икенче ягына юнәлде. Чыгып җитүен борчылып карап тордык. Үзебез исә сикергәләп барып караган идек, моның мәгънәсез булуын бик тиз тоеп алдык. Шулай итеп, калкурак бер урында басып, елга әсирлегендә калдык.

Шулчак... ни булды, дисезме? Каршы ярда күп итеп бүрәнәләр төягән КамАЗ машинасы күренде. Абау, боз өстенә керсә, төпкә китә бит бу һәм безне дә алып китә, дибез. Тик шоферы ул турыда уйламады бугай, бер мизгелгә дә тукталып тормыйча, юлын дәвам итте. Бозны сыгылдырып, суларны чайпалдырып яныбыздан үткәндә ниләр кичергәнебезне сөйләп тә торасы юк. Чарасыз калганыбызны күреп, үзебезнең шофер кире борылды. Бу юлы машинага утыргач, күңел ничектер тынычланып китте: корабльдә барабызмыни? Исән-сау калганыбызга сөендек.

Кайтырга чыкканда төш турысы узган иде инде. Ялт итеп кояш балкый, көн җылы, елга бозы исә тагын да күбрәк эрегән. Шулай буласын алдан белеп торсак та, үз күзләребез белән күргәч өркетте. Нәкъ шул вакытта, безне кыю булырга өндәгәндәй, алдыбыздан янә бүрәнәләр төягән КамАЗ машинасы үтеп китте. Артыннан ай-вай килеп, "чыгып җитсә ярар иде" дип, теләп тордык. Дулкынланудан бөтен гәүдәне киеренкелек биләп алды. Шуннан соң үзебез дә кузгалдык.

Инде егерме елдан артык вакыт үтсә дә, язгы елга һаман да күз алдымда тора. Ә бит әйләнеп кайтмавыбыз да бар иде.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

фто http://ccurs.ucoz.ru/news/reka_oka_vesnoj/2013-04-07-28

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk