Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшисе дә яшисе әле...

Әсән-Елга авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Мөкәррәмә апа Газизҗанова белән күрешеп сөйләшергә килгәч, өй тулы халыкны күреп хәйран калдык. 90 яшьлек олы юбилее белән котларга барлык якыннары, күршеләре җыелган, сый-нигъмәт тулы табын әзерләнгән. "Якты дөньяда озак яшәсәм дә, йөрәгем унсигездә генә", - диде дулкынланудан йөзе яшь кызларныкыдай алсуланып киткән,...

Әсән-Елга авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Мөкәррәмә апа Газизҗанова белән күрешеп сөйләшергә килгәч, өй тулы халыкны күреп хәйран калдык. 90 яшьлек олы юбилее белән котларга барлык якыннары, күршеләре җыелган, сый-нигъмәт тулы табын әзерләнгән. "Якты дөньяда озак яшәсәм дә, йөрәгем унсигездә генә", - диде дулкынланудан йөзе яшь кызларныкыдай алсуланып киткән, күзләрендә очкын кабынган Мөкәррәмә апа.
Михнәтләрне, кайгы-хәсрәтләрне күп кичергән ул үз гомерендә. Һәрберсе йөрәгендә төзәлмәслек җәрәхәт калдырган. Әтисен, энесен яу кырына озатып калуның ачысы әлегәчә онытылмый. Әй, ул сугыш кемнәрнең генә яшьлек хыялларын урламаган! Кечкенә генә гәүдәле Мөкәррәмә дә чәчәк кебек матур чагында, ат җигеп, басуда ашлык чәчкән, кышларын туңа-туңа кул пычкысы белән урман кискән, землянкада яшәгән, нәфис кулларына кәйлә-лом тотып, куыра торган суыкларда Апас районында иртәдән кичкә кадәр окоп казыган. Фатирда торганда мич янына киптерергә куелган итеге янып, чабатага калуы, 600 грамм икмәк өчен озын чиратлар торуы, шул кадәр ерак җирдән җәяүләп кайтырга туры килүе әле дә исендә. 1944 елда кызны хәрби комиссариатка чакыртып алалар, шунда хәрби әзерлек үтә. "Фронтка китү өчен безнең төркемгә чират җиткәч кенә җибәрми калдылар", - дип сөйли Мөкәррәмә апа. Бәхеткә каршы, әтисе белән энесе дә ут эченнән исән-сау кайталар, әмма урман кисүдә эшләгәндә әтисен агач басып харап итә. Гомумән, сынауларны өеп биргән бу апага язмыш. 1964 елда энесенең трактор астында калып гомере өзелә, ә ике елдан хәләл җефете Мәүләви абый да шушындый ачы үлемгә дучар була. Вакыт дәвалый, диләр. Бу әйтем һәрчак дөреслеккә туры килми. Олы улы Рәиснең армия хезмәтеннән ялга кайтканда Кукмара станциясендә поездга бәрелеп һәлак булуы турында Мөкәррәмә апа бүген дә елый-елый сөйли. Ул көннең барлык ваклыкларына кадәр исендә:
-Кичтән йон эрләдем. Улымны сагынудан җырлап, күз яшьләре дә сыгып алдым. Эчем пошып, төне буе диярлек йокламадым, аз гына вакытка күзләремне йомгач, төш күрдем. Мәрхүм әти-әнием, әби-бабайларым җыелып, аш үткәрергә җыеналар икән. Читтәрәк берәү моңаеп утыра, йөзе ачык күренми. Шул мизгелдә сискәнеп уянып киттем. Рәисемнең гомере өзелгән вакыт булган икән бу. Төшемдәге танымаган кеше ул булган, дип юрадым. Көткәннәр аны, димәк, бакый дөньяда.
Армиягә киткәнче тракторда эшләгән тырыш егетне соңгы юлга озатырга дүрт авыл халкы җыела, хезмәт иткән частеннан да киләләр. Мәрхүмнең рухына олы хөрмәт күрсәтү була бу. Рәис онытылмый, Мөкәррәмә апа аның исемен оныгына куштыра. Хәзер аның алты оныгы, биш оныкчыгы бар. Алар өчен куанып, киңәш-теләкләрен, хәер-фатыйхасын биреп яши ул. Үзләре дә "әби" дип өзгәләнеп торалар. Мөкәррәмә апаның үз балалары турында әйткән дә юк: әниләре өчен җаннарын фида кылырга әзер. Алар да инде олыгаеп киләләр. Олы кызы Рәйсә Үзбәкстанга киткән җиреннән кайтып, унсигез ел дәвамында фермада сыерлар сауган, хәзер лаеклы ялда. Икенче кызы Рашидә күмәк хуҗалыкта утыз җиде ел буе бухгалтер вазыйфасын башкарган. Төпчек улы Тәбрис әтисенең һөнәрен юлдаш иткән, "Иң яхшы тракторчы" дигән грамоталары бихисап. Бәрәңге игүче звено җитәкчесе буларак, колхозчылар съезды делегаты итеп сайланып, Мәскәүгә кадәр барган. Шушындый балалары белән ничек горурланмасын ана? Аларның уңышлары, тормышлары яхшы булуы яшәү көче биргәндер, элек күргән авырлыкларны оныттыргандыр. Хәер, үткәне турында зарланып сөйләмәде Мөкәррәмә апа. "Эшне яраттым, аруны белмәдем", - дип әйтеп куйды. Лаеклы ялга киткәнче колхозда тырышлык куйган ветеран бүгенге рәхәт көнкүрмеше өчен куанып бетә алмый. Сугыш ветеранының тол хатыны буларак, барлык уңайлыклары булган фатир биргәннәр үзенә. Гомер көзенең кадерен белеп, яшисе дә яшисе әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk