Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярый әле, Россиядә яшибез

Менә тагын яңа елга кердек. Кайчандыр 2000 ел да безгә бик еракта кебек тоела иде, инде яңа меңьеллыкның 15нче елында яши башладык. Дөньякүләм шау-шулы вакыйгалар белән башланып китте ул. Франциядә "Шарли Эбло" сатирик журналы редакциясенә һөҗүм ясалып, террорчылар тарафыннан 10 хезмәткәренең атып үтерелүе турында һәркайсыгыз беләдер: матбугат чаралары көн-төн шул...

Менә тагын яңа елга кердек. Кайчандыр 2000 ел да безгә бик еракта кебек тоела иде, инде яңа меңьеллыкның 15нче елында яши башладык.

Дөньякүләм шау-шулы вакыйгалар белән башланып китте ул. Франциядә "Шарли Эбло" сатирик журналы редакциясенә һөҗүм ясалып, террорчылар тарафыннан 10 хезмәткәренең атып үтерелүе турында һәркайсыгыз беләдер: матбугат чаралары көн-төн шул хакта сөйләп тордылар. Әлеге журнал Мөхәммәт пәйгамбәргә ясаган карикатуралары белән билгеле. Бу - күп миллионлы мөселман халкының хисләрен таптау, дигән сүз. Кеше гомерләрен өзүне берничек тә аклап булмый анысы. Террорчылык гамәлләрен беркем дә хупламый. Ә бит яңа саны да шундый ук мыскыллы рәсем белән чыккан: һаман да сабак алмаганнар. Өстәвенә бу журналга сорау арткан: элгәре 60мең тираж белән чыкса, бу юлы 3 миллион итеп бастырганнар. Алай да җитмәгән, тагын ике миллион данә бастырырга җыеналар икән.

Ярый әле Франциядә яшәмибез, дип сөенергә кала, чөнки күпмилләтле илебездә, шул исәптән районыбызда дини нигездә ачыктан-ачык низагларның, мыскыллауларның булганы юк. Төрле милләт, дин кешеләре аңлашып, тату гомер итәләр. Туганлашу очраклары да күп. Матбугат чаралары да дини мәсьәләләргә хөрмәт белән карыйлар. Күп кенә җыелышларга, мәчет һәм чиркәү әһелләре чакырылып, бергәләп киңәш-табыш итү традициясе яшәп килә. Христианнарның Питрау көне уңаеннан үткәрелгән сабантуй да барча халык бәйрәменә әверелә. Шөкер, Франциядәге кебек дингә, кешелек яшәешенә каршы килә торган бозыклыклар да законлаштырылмады безнең илдә, ягъни бер җенесле никахлар теркәлми: ир белән ир, хатын белән хатын да законлы гаилә кора алмыйлар. Мәскәүдә гей-парадлар үткәрү дә рөхсәт ителмәде.

Ярый әле, Россиядә яшибез.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

фото: http://forum.nagibator.com/user/35820-35820/?tab=reputation&app_tab=forums&type=given

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk