Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янил мәктәбе укучылары “Көзге бал – Цирк бәйрәме”ндә күңел ачты (+фото)

Янил урта мәктәбендә бик матур, бик истәлекле "Көзге уңыш" (1-7 сыйныф) һәм "Көзге бал"(8-11 сыйныф) бәйрәмнәре үткәрелде. Көндез 1-7нче сыйныфлар үзләренең булганлыкларын күрсәттеләр. Аларга яшелчәләр, ашамлыклар белән таныштыру, мода, бию, жыр, "Иң яхшы газета" дигән эшләр бирелгән иде. Укучылар бик нык тырыштылар, бик әйбәт әзерләнгәннәр. Жюри әгьзаларыннан укытучылар: Людмила Мөлекова,...

Янил урта мәктәбендә бик матур, бик истәлекле "Көзге уңыш" (1-7 сыйныф) һәм "Көзге бал"(8-11 сыйныф) бәйрәмнәре үткәрелде. Көндез 1-7нче сыйныфлар үзләренең булганлыкларын күрсәттеләр. Аларга яшелчәләр, ашамлыклар белән таныштыру, мода, бию, жыр, "Иң яхшы газета" дигән эшләр бирелгән иде. Укучылар бик нык тырыштылар, бик әйбәт әзерләнгәннәр. Жюри әгьзаларыннан укытучылар: Людмила Мөлекова, Алсу Ганиева һәм укучылар советыннан Нияз Кәримуллин һәр конкурска бәя куеп, нәтиҗә ясадылар. Барлык сыйныфлар да 1нче урынны алдылар! Катнашкан сыйныфларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тамашачылар, балалар бәйрәмне бик ошатты һәм рәхәтләнеп дискотекада күңел ачтылар!

Шушы ук көнне кич белән гажәеп, искиткеч "Көзге бал-Цирк бәйрәме" тамашасы үткәрелде. 8-11нче сыйныф укучылары шундый эчтәлекле, бай, якты, кызыклы бәйрәм тамашасы үткәрделәр. Цирк белэн танышу, "куркыныч" номер, дрессировка, клоуннар чыгышы, викториналар һәркемгә ошады. Барлык сыйныфның да чыгышы бик матур, шәп булды! Жюри әгъзалары Людмила Мөлекова, Энҗе Галимулллина, Надежда Васильевалар хәтта нинди бәя куярга да белмәделәр! Жюрилар, тамашачылар һәр сыйныфның чыгышларын бик ошатып алкышларга күмделәр. Урыннар исә түбәндәгечә бирелде:

1нче урында - 11нче сыйныф укучылары (сыйныф житәкчеләре Ахмадуллина Рәзинә Рафис кызы), 2 нче урында - 9нчы сыйныф (сыйныф житәкчеләре Хурамшина Нурзия Захретдин кызы) һәм 10нчы сыйныф укучылары (сыйныф житәкчеләре Хисмәтова Светлана Николай кызы), 3нче урында - 8нче сыйныф укучылары (сыйныф житәкчеләре Хисмәтова Айсылу Хадиулла кызы).

9 нчы сыйныф әзерләгән бу бәйрәм бик яхшы үтте! Катнашкан сыйныфларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Янил урта мәктәбе директоры Зарипов Равил Мәгьсүм улына, укытучыларга, 9нчы сыйныф укучыларына, бәйрәмнәр оештыручы Энже Галимуллинага, барлык катнашучыларга бик зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk