Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янгыннарның күбесе исерекләр, тәмәкечеләр гаебе белән чыга

Быелның 8 аенда районда 22 янгын чыгу очрагы теркәлде, янгын вакытында бер кеше һәлак булды, ике кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Ут 4 торак йортны, 21 хуҗалык корылмасын юкка чыгарды, 6 өйгә, 1автомобильгә зарар китерде. Ут белән саксыз эш итү, шул исәптән тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү, электр җиһазларыннан файдаланганда...

Быелның 8 аенда районда 22 янгын чыгу очрагы теркәлде, янгын вакытында бер кеше һәлак булды, ике кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Ут 4 торак йортны, 21 хуҗалык корылмасын юкка чыгарды, 6 өйгә, 1автомобильгә зарар китерде.

Ут белән саксыз эш итү, шул исәптән тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү, электр җиһазларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу да янгын чыгуның төп сәбәпләре булып тора. Тәмәке тартканда саксыз эш итү нәтиҗәсендә бу чорга районда 6 янгын теркәлде.

Янгын чыгуда сәбәпле булып күп вакытта алкогольле эчемлекләр кулланучылар гаепле. Әйтик, 6 апрельдә Эшчеләр тыкрыгы урамындагы 12 йортта яшәүче ир-ат исерек килеш фатир эчендә тәмәке тарта һәм сүндерелмәгән тәмәке төпчеген кәнәфидә калдыра. Бәхеткә каршы, янгынны үзвакытында бу йортта яшәүчеләр күреп ала һәм янгын таралырга өлгерми.

24 август төнендә Иске Кнә авылындагы йортларның берсендә дә хуҗаның тәмәке төпчеген сүндермәве сәбәпле янгын чыга һәм өйнең эчке өлешенә зыян килә. Эштән соң аракы эчкән, соңыннан караватта яткан килеш тәмәке тарткан хуҗа, исән калып, ут эченнән чыга ала.

Сүндерелмәгән тәмәке берникадәр вакыттан соң сүнә, әмма пыскып янып ятканда, уңайлы шартлар булганда ул янгынга әверелергә мөмкин. Күп очракта тәмәке тартучы, аеруча аракы, сыра эчкән булса, үзенең, якыннарының һәм әйләнә-тирәдә яшәүчеләрнең үлеменә сәбәпче булырга мөмкин. Янгыннар чыгуны, аларда кешеләрнең җәрәхәтләр алуын һәм үлүләрен киметү өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү зарур:

-ташланган тәмәке төпчеге мебельләрнең, урын-җирнең янып китүенә китерергә мөмкин булган урыннарда, подвал, сарай, чорма, гаражларда тәмәке тартмагыз;

-яктырту өчен шырпы яки шәм кулланмагыз;

-алькоголь кулланган килеш, тәмәке кабызып, урынга ятмагыз.

Шуны онытмагыз, янгында һәлак булган һәр икенче бала - исерек хәлдәге өлкән кешенең ваемсызлыгы нәтиҗәсе.Чөнки, алкоголь аңны томалый, җаваплылык хисен киметә.

Көнкүрештәге янгын куркынычсызлыгы буенча гап-гади кагыйдәләрне катгый үтәгәндә генә үзеңне һәм якыннарыңны, мал-мөлкәтеңне уттан саклап кала аласың.

Фәнил Сәгыйтов, район янгын күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе

фото: http://lenta.com.ua/830072.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгыннар исерекләр төп гаеп

erid: 2VtzqxWHLUk