Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ялгызларга - телефон

Татарстанда "Мәрхәмәтле телефон" акциясе старт алды. Аның кысаларында ярдәмгә мохтаҗ, тышкы дөнья белән элемтәгә керү, коткару, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләрен чакыру мөмкинлеге булмаган өлкәннәргә кәрәзле телефоннар таратылачак. Безнең районда социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе тарафыннан 451 кешегә ярдәм күрсәтелә, шуларның 150сенең элемтә чаралары бөтенләй юк. Поселокта яшәүче - 5, авыллардагы 7...

Октябрь аенда үзенең 89 яшен тутыручы Шурякова Мария Егоровнаның, кулына кәрәзле телефон алгач, шатлыктан күзләрен яшь пәрдәсе каплады.
-Бу могҗизаны үз гомеремдә беренче тапкыр күрүем. Туган көнемә бүләк ясадыгыз, балалар. Ялгыз кешене сөендергәнегез өчен Ходай сезгә уйламаган җирләрдән бәрәкәт бирсен, - дип, тизрәк үзенең рәхмәт сүзләрен ирештерергә ашыкты ул.
Мария ханым тумышы белән Чувашия якларыннан. Безнең якларга кечкенә улы белән 1957 елда килеп төпләнә. Тормышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татый ялгыз хатын. Чит-ят җирдә берьялгызы бала үстерүнең ничек кыен булганын бер үзе генә белгәндер! Сыгылып төшми, батыр йөрәкле булгангадырмы, кая урнашса, шунда батырып эшли, үз тырышлыгы белән көн күрә, улын аякка бастыра.
-Хезмәттән курыкмадым. Итек фабрикасында 20 ел эшләп лаеклы ялга чыктым, - ди ул. - Улымны олыгайган көнемдә иптәш булыр дип күз карасыдай саклап үстергән идем, алты ел элек мине калдырып, мәңгелеккә китеп барды. Шуннан бирле ялгыз яшим. Ярый әле юанычым - Алсуым бар.
Социаль хезмәткәр булып эшләүче Алсу Сабирова инде ун елга якын Мария Егоровнаны тәрбия кыла. Узган елның февраль аенда әбигә Гафиятуллин урамындагы тузган торак программасы буенча бирелгән өр-яңа фатирга күчәргә булышкан.
-Минем кул астында тагын 11 өлкән кеше бар. Эшемне яратам, һәммәсе янына сөенеп барам. Аллага шөкер, берсеннән дә зарлану сүзе ишеткәнем юк, исән-имин генә булсыннар. Элемтәсез бик кыен иде. Хәзер кәрәзле телефон аша тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында шалтыратып, Мария апаның хәлен белеп булачак, - ди Алсу.
Өлкәннәргә тапшырылачак кәрәзле телефоннарның барысы да хәйрия акчасына алынган. Акциягә районыбызның барлык оешма-предприятиеләре дә үз өлешләрен керткәннәр. Телефоннарга сим-карталарны шәхси эшмәкәр Лилия Сөләйманова бүләк итә. Поселокта яшәүчеләргә - "Билайн", ә авыл җирлекләрендәге өлкәннәргә "Мегафон" сим-карталары куелган.
Саннары зур итеп язылган, ачык төстәге дисплейлы телефоннарның 2нче номерлы төймәсенә басып, өлкәннәр бушлай ашыгыч ярдәм чакыра, янгын сүндерүчеләргә хәбәр итә, коткаручылар, участок табибы һәм социаль яклау бүлеге белән дә элемтәгә керә алачак. Телефон хуҗалары турындагы мәгълүмат Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр ителә, бу исә шалтырату булган очракта, ул кешенең кайдан һәм кем булуын белеп, тиз арада ярдәм оештыру өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X