Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Рүзәл Мөхәммәтшин: “Җөмлә төзи белмәгән кешеләрне Язучылар берлегенә кабул итәләр”

Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин Казан дәүләт педагогика университетының 2 курсында укыганда "Идел" журналына эшкә урнашырга тели. Әмма аны редакциягә якын да китермиләр, шигырьләрен укып та тормыйлар хәтта. Шуннан соң ул барысына да кул селтәп, төзелешкә эшкә керә, җир казырга тотына. 2005 елда гына "Идел"дә хезмәт итә башлый. - Рүзәл, бүгенге көндә...

Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин Казан дәүләт педагогика университетының 2 курсында укыганда "Идел" журналына эшкә урнашырга тели. Әмма аны редакциягә якын да китермиләр, шигырьләрен укып та тормыйлар хәтта. Шуннан соң ул барысына да кул селтәп, төзелешкә эшкә керә, җир казырга тотына. 2005 елда гына "Идел"дә хезмәт итә башлый.

- Рүзәл, бүгенге көндә яшь иҗатчылар арасында ике генә сәләт иясе бар диләр: Илгиз Зәйниев һәм син. Дөресме бу?

- Илгизнең сәләтле булуын таныйм, әмма икебез белән генә чикләү, минемчә, дөреслеккә туры килми. Чын талантлы яшь әдипләрне телгә алсак кына да күпме җыела: Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, Булат Ибраһим, Илнар Байназаров... Сәләтле яшьләр күп дип уйлыйм, ләкин алар үзләрен ничек күрсәтә, үз-үзләрен күрсәтүдә нинди уңышларга ирешә - монысы икенче мәсьәлә.

- Менә шул-шул, икегез генә үзегезне күрсәтә аласыз.

- Без иң әшәкеләр, иң әрсезләр, күрәсең.

- "Идел"дән ник киттең?

- "Безнең мирас" журналы бик яхшы чыга башлады бит. Бик эчтәлекле материаллар басыла, редактура эшен эшләгәндә дә күп мәгълүмат аласың. "Идел" - яшьләр өчен мәйданчык, әмма яшьләрнең төрле кимәлдә язучылары бар. Җитлегеп үк бетмәгән шигырь, хикәяләр укып үзеңә иңдерелгән сәләтне кешегә бүләк итеп утыруга караганда, әлбәттә, меңьеллык мирасыбызны барлау шәхсән минем өчен файдалырак. "Безнең мирас"ка үземә файда эзләп килдем.

- Әдәби журналларда никтер яшьләр аз...

- Бер түгәрәк өстәлдә "Казан ут¬лары"нда яшьләрнең булмавына борчылып, Равил абый Фәйзуллиннан: "Редакциягә яшьләрне тарту өчен нәрсәләр эшлисез?" - дип сорадым. Ул бу сүзне бик авыр кабул итте: "Кайчан китәсең дип әйтүеңдер инде бу", - диде. Хәзер күрәм, "Казан утлары"нда Фәнил Гыйләҗев, Ләйсән Фәтхетдиновалар эшли, уңай якка үзгәрешләр булды.

- Картайгач кеше эштән китәргә тиеш дип уйлыйсыңмы?

- Башта шулай дип уйлый идем. Бу хакта "Идел"дә язып та чыктым. Ул чагында картларның безне кызганып зар елап утырулары гаҗәпләндерде, аптыратты. Карт бабай кәнәфиенә береккән һәм яшьләр өчен кайгырып утыра. "Әгәр дә яшьләр өчен бик кайгырасың икән, кит үзең урыныңны калдырып, бер яшь кешегә эш урыны булдырырсың", - дидем. Ул вакытта мәрхүм Туфан абый Миңнуллин моны бик авыр кабул иткән иде.

- Туфан абыйга шулай дидеңме?

- Юк. Бу хакта мәкалә язган идем. Туфан абый шуны укыган да: "Китәсе булыр инде", - дигән. Ләкин ул "Сәхнә" журналыннан китмәде һәм мин аны аңлыйм. Үземнең дә бүген эштән китүемне күз алдына китерә алмыйм. Коллективтан ничек аерыласың? Шундый матур эшлибез бит! Иртәгә мине пенсиягә озатам дисәләр, бер дә китәсем килмәячәк. Мин киттем дә ди, минем урынга кем килә соң әле? Хәзер алай ук кискен карашта түгелмен, картаермын һәм минем дә китәсем килмәс дип куркам.

- Вакытында үлүне ничек аңлыйсың?

- Бу зур бәхет, минемчә. Такташ 31 яшьтә үлә. Шул яшьтә үлмәсә, нишләр иде икән ул? Бәлки мин хәзер бик тупас, мәгънәсез сүзләр сөйлимдер, әмма үз вакытында үлеп яхшылык эшләмәде микән Такташ? 1937 елларда үзен ничек тотар иде икән? Яисә Тукаебыз 1913 елда үлә. Революция вакытында яшәсә, иҗаты нишләр, нәрсә язар иде икән? Алар бик вакытлы үлгәннәр дип уйлыйм. Такташ бик матур вакытында үлеп киткән һәм шуның белән үзе дә, иҗаты да үлемсез. Үлә алмыйча өстерәлеп йөрүчеләр дә күп бит. Иҗаты да юк, язганы юньле түгел, нокта да куя белми...

- Опера жанрына танышлык аша килеп кердеңме?

- Күпмедер дәрәҗәдә танышлык аша да булып чыга: әлеге операны язарга алынган Мәскәү композиторы Зөлфия Рәүпова мине белә булып чыкты. Рәхәтләнеп "Бүре мин" исемле шигырь китабымны әзерләп йөргән көннәрем иде. Бүре темасын яратам. Шигырьләр бүре исеменнән язылырга тиеш иде. Шундый исәп белән йөргәндә Мәскәүдән Зөлфия шалтыратып, бүре турында либретто язарга тәкъдим итте. Зөлфия Мәскәүдә, мин Казанда яшим. Фикер алышу күбрәк скайп аша барды. Бу либреттоны эшләү шулкадәр сыкты, бер китаплык шигырьләр керде аңа, күбесе караламада калды әле. Аннан соң ел ярым кулга каләм ала алмадым.

- Бу рәхәт халәтме?

- Башта эйфориядә йөзгән вакытта күңелле иде, алкышлар, чәчәкләр, матбугатта матур фикерләр әйтелә. Әмма тора-бара шом басты. Беттемени шуның белән, дигән кебек... Наркоманга доза җитмичә "ломка" башлана бит, иҗат эшендә дә шулай. Каләмгә озаграк үрелми торсаң, үзеңне кая куярга белмисең. Күңелле халәт түгел.

- Минемчә, Татарстан язучылар берлеген син җитәкләргә тиеш.

- Язучылар берлеге турында әйтәбез икән, аның беренче чиратта язучылары кем соң? Мин 2010 елдан алып Язучылар берлеге әгъзасы. Союзда исәпләнгән 400 язучының тартып-сузып 40-50сен беләмдер. Калганнары кемнәр? Мине яисә башка кешене рәис итеп куйсалар, ул кешеләр белән ничек эшләп була? Моны күз алдыма китерә алмыйм. Иҗат итү сыйфаты ягыннан һич кенә дә профессиональ язучыга якын да тора алмаган бик күпләр җыелды анда. Җөмлә төзи, рифма таба белмәгән, образ тудыра алмаган, шигырь төзелешен дә аңламаган кешеләрне Язучылар берлегенә кабул итәләр. Син шул язучылар белән нәрсә эшли аласың?

- Кем икәнен әйтмим, заманында суперпопуляр булган бер шагыйрьне бүген тыңлыйсы килми, фикерләре дә кызык түгел. Шагыйрьләр ник шулай юкка чыга икән? Юкка чыкмас өчен нишләргә?

- Үзгәрергә. Бер өлкәнең, әйтик, шагыйрьлекнең чигенә җиттең икән, проза, драматургия, тәрҗемәчелеккә күч. Тукталып катып калма, һаман селкен, эзлән. Андый очракта һәрвакыт кызык булырсың.

- Җыен карак яшәгән бу илдә ничек гомер итәргә уйлыйсың? Тегесе миллион, монысы миллиард урлаган...

- Үзем генә ничек тә яшәр идем, гаиләм бар бит. Дөнья куркыныч. Сталин заманында ничек халык дошманы эзләгәннәр, бүгенге пропаганда да дошман эзләргә куша. Ваһһабитлар, фәләннәр-төгәннәр... Шуның аркасында бер-береңә ышанмау туа. Бер-береңне ярату, ихтирам юк безнең илдә. Кеше үз эченә, үз фатирына бикләнде. Бер-беребезгә шикләнеп, куркып карыйбыз.

- Мәхәббәтең шагыйрә Йолдыз Миңнуллинага нәрсә булса да әйтәсеңме?

- Йолдызга бик зур сәлам җибәрәм, "сине яратам" дип әйтәм.

- Нишләп син аны калдырып, бүтәнгә өйләндең?

- Безнең үзгә, шигъри ярату. Бер-беребезне хөрмәт итү.

- Чын ярату булмадымени сезнең?

- Булдымы-булмадымы түгел, мин аны хәзер дә яратам. Хәзер монда килеп керсә, аны кочаклап алыр идем.

- Хатының көнләшмиме?

- Бик акыллы хатыным. Ир белән хатын һәм дуслар арасындагы мәхәббәтне бик яхшы тоя.

ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак
№ --- | 28.10.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk