Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Чулпан Харисова Зур Сәрдеккә еш кайта

Җәй. Укучылар шау-шуыннан мәктәпләр тынып калган. Укытучыларның да ел буе дәвам иткән, хәтта өйләренә дә ияреп кайткан авыр һәм катлаулы хезмәтләреннән ял иткән мәле. Әмма югары уку йортларында, училище, техникумнарда "урак өсте", коридорлар гөрләп тора. Ә бу уку йортларында белем бирүче мөгаллимнәрнең җәйләре ничек үтә икән? Шундый сорауларга җавап алу...

Җәй. Укучылар шау-шуыннан мәктәпләр тынып калган. Укытучыларның да ел буе дәвам иткән, хәтта өйләренә дә ияреп кайткан авыр һәм катлаулы хезмәтләреннән ял иткән мәле. Әмма югары уку йортларында, училище, техникумнарда "урак өсте", коридорлар гөрләп тора. Ә бу уку йортларында белем бирүче мөгаллимнәрнең җәйләре ничек үтә икән? Шундый сорауларга җавап алу максатыннан якташыбыз, Зур Сәрдек авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан федераль университетындагы Филология һәм сәнгать институтының хәзерге татар теле һәм аны укыту кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Чулпан Харисова белән элемтәгә чыктык. Югары филологик белемле кадрлар әзерләүдә бар көчен, күңелен биреп эшләүче, студентларның яраткан мөгаллимәсе дә әле ул.
-Исәнмесез, Чулпан апа, ничек хәлләрегез? Нинди яңалыклар белән уртаклашыр идегез?
-Рәхмәт, Аллага шөкер. Җәй айлары булуга карамастан фән өлкәсендә кайнашабыз. Электрон белем бирү ресурсларының тагын бер вариантын эшкәртәбез. Бу бик күп вакыт һәм җаваплылык таләп итә торган зур хезмәт. Үткән ел татар мәктәпләренең 5нче сыйныфы өчен дәреслек әзерләгән булсак, быел 6нчылар өчен эшләп тапшырдык. Шул ук вакытта мөһим чараларның берсе - август аенда булачак укытучылар съездына әзерләнәбез, мәкаләләр язып, чыгышлар әзерлибез. Шулай ук студентларыбыздан да аерылганыбыз юк, аспирантурага калучылар бар, алар белән даими элемтәдә торабыз.
Әле күптән түгел генә улыбыз Илшат гаиләсе белән Америкага эшкә китте. Контракты бер елга төзелгән, киләчәктә эшчәнлеген үзебездә дәвам итәр дип уйлыйбыз, чөнки алар үзләре дә чит илдә яшәү ягында түгел. Кызыбыз Гөлшат гаиләсе белән Казанда гомер кичерә. Сөеп туймаслык оныгыбыз бар, аңа бик матур яңгырашлы Гайшә дип исем куштылар.
-Туган төбәкләрегезгә кайтасызмы, төп нигезегездә әти-әниегез булмагач, Казан-Кукмара юлы суынмыймы?
-Туган җирне бер нәрсәгә алыштырып та, берни белән чагыштырып та булмый - ул һәрберебез өчен якын. Зур Сәрдек авылында да еш булабыз, әти-әни каберенә зиярәт кылабыз. Төп нигездә хәзер чит гаилә яшәсә дә, әти-әнинең рухы тынычтыр, дип ышанасы килә, чөнки тәртипле, матур итеп гомер итәләр анда. Тормышта булган күңелле һәм күңелсез вакыйгалар да туган төбәккә кайтуга сәбәп булырга мөмкин. Берсенә дә битараф булмыйча, туганнар, күршеләр, гомумән, авылдашларның хәлләре турында телефон аша сорашып, аралашып торабыз.
Тормыш иптәшем Фираз Харисов Башкортостанның Яңавыл авылыннан. Ул якларга да еш кайтабыз. Анда "тормыш иптәшем" дип түгел, "хуҗам" дип сөйләшәләр. Шаяртып әйткәндә, ул минем икеләтә хуҗам була инде: гаиләдә дә, эштә дә, чөнки ул безнең татар теле һәм укыту кафедрасы мөдире дә. Аның белән бик күп хезмәтләребезне бергә яздык. Аллага шөкер, бүгенге көндә дә фикерләребез уртак, иңгә-иң куеп эшлибез һәм яшибез. Якыннарыңның хөрмәтен тою, күңелеңне биреп башкара торган хезмәтең булу бик зур мәгънәгә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk