Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Айгөл Вәлиуллина: “Шигырьләремне гаиләм, якыннарым, дусларым өчен язам”

Үз гомерендә каләм тибрәтмәгән кеше сирәктер ул. Аеруча мәктәп елларында хикәясен дә, шигырь, әкиятен дә язып карыйсың. Әле бүгенгедәй хәтеремдә: башлангычта укыганда апабыз өй эше итеп дүртьюллык шигырь әзерләп килергә кушты. "Мин киләчәктә шагыйрә булачакмын", - дип дәртләнеп шигырь язарга гына утырган идем, кая ул - бер җөмләдән дә ары...

Үз гомерендә каләм тибрәтмәгән кеше сирәктер ул. Аеруча мәктәп елларында хикәясен дә, шигырь, әкиятен дә язып карыйсың. Әле бүгенгедәй хәтеремдә: башлангычта укыганда апабыз өй эше итеп дүртьюллык шигырь әзерләп килергә кушты. "Мин киләчәктә шагыйрә булачакмын", - дип дәртләнеп шигырь язарга гына утырган идем, кая ул - бер җөмләдән дә ары китеп булмады. Тегеләй дә тырышам, болай да - я рифмасы туры килми, я темадан читкә тайпылам. Шактый озак маташа торгач, нәрсәдер оешты да кебек. Икенче көнне дәрестә сәнгатьле итеп сөйләп "биш"ле билгесе алсам да, әлеге шигырь үз гомеремдә беренче һәм соңгысы булды. Әмма танылган шагыйрьләрнең, яшь язучыларның шигъри тәлгәшләрен укырга элек-электән бик яраттым. Бүгенге көндә Азнакайда яшәп иҗат итүче якташыбыз белән дә аның шигырьләре таныштырды дисәк, һич ялгыш булмас. Сөю-сәгадәт, мәхәббәт һәм нәфрәт, бер-береңә тугрылык, гүзәллек алдында баш ию, мәрхәмәтлелек, киләчәк турында уйлану... Шигырьләр авторын, районыбызның Түбән Өскебаш авылы кызы Айгөл Вәлиуллинаның (Нуриева) үзен исә авылга кунакка кайткан җирендә очраттык.
- Беренче шигырьләремне 3нче сыйныфта укыганда язган идем. Укытучым аларны "Яшь Ленинчы"газетасына җибәрде. Анда басылып чыккач, миннән дә бәхетле кеше юк иде бу дөньяда - көн буе һавада "очтым", - дип искә алды ул иҗат дөньясына ясаган беренче адымнарын. -Иҗат җимешләрем акрынлап бер-бер артлы туа, вакытлы матбугат битләрендә урын ала торды. Интернет челтәренең "В контакте" сайтында да махсус төркем булдырдым, анда исә барлык шигырьләремне дә урнаштырып барам. Бүгенге көндә 100дән артык шигырем бар."Туган авылым" дигәненә Азнакай композиторы Сафуан Хәбиров көй язды. Автор өчен анысы да зур бәхет.
-Гадәттә, шигъри юллар сагышланганда, күңел нечкәргәндә, уйларга бирелгән вакытта туа, диләр...
-Кемнең ничектер инде ул, әмма мин һәрвакыт иртән язам, - ди Айгөл. - Беркайчан да: "Миңа хәзер шигырь язарга кирәк", - дип үземә таләп куйганым юк. Чөнки иҗат эше ул күңел халәтеннән тора. Илһам килә икән, утыр да, уй-фикерләреңне кәгазь битенә төшер. Аның өчен аерым вакыт билгеләргә кирәкми. Заказ белән шигырь яздыручылар соңгы вакытта аеруча күбәйде. Әмма йөрәк түреннән чыккан энҗе бөртекләремне кемгәдер сатып, акча эшләү минем өчен түгел. Иҗатымны гаиләм, якыннарым, дусларым ярата - мин күбрәк алар өчен язам.
Айгөл Вәлиуллина үзенең шигърияткә булган мәхәббәтен әтисеннән күчкәндер, дип уйлый. Гомәр абый да үз вакытында шигъри юллар тезәргә әвәс булган. Тормыш мәшәкатьләре үз эченә бөтереп алган абзый хәзер кызының иҗат җимешләрен укып сөенә.
Якташыбыз бу көннәрдә күңеленә аеруча якын булган шигырьләрен туплап "Очар кошлар артыннан..." дип исемләнгән җыентык бастырып чыгару нияте белән йөри. Уңышлар сиңа, Айгөл!

Айгөл Вәлиуллина шигырьләре

Ышанычны кайдан табарга?..
Ышанычны кемнәр бирәләр соң,
Ышанычны кайдан табалар?
Бәлки, аны бушка өләшәләр,
Сатып микән, әллә алалар?
Әйтегезче, кайда сатыла соң,
Кайсы якта, кайсы төбәктә?
Ышанмыйча, уйламыйча әйткән,
Нахак сүзләр сыкрый йөрәктә.
Ышан миңа, диеп кабатлаудан
Ул ышаныч артмый торгандыр.
Ышанычым акламадың, диеп
Кимсенүдән күңел тулгандыр.
Ышанычлар әллә адаштымы,
Өмет чаткылары кайларда?
Ялган белән чуарланган дөнья,
Тик ышаныч кайдан табарга?

Камчылама, язмыш, балаларны
Язмыш, берүк безнең балаларга
Бәрелмә син, каты кагылма.
Мине битәрләвең җитмәгәнме?
Мин бит торам алар сагында.
Сукма, димим, әзрәк төшереп ал
Елагачтын җаннар сафлана.
Күз яшенә күмелеп яшәмәсен,
Бетмәс хәсрәт бирмә балама!
Байлыкны да бир син үлчәп кенә
Әзләп тапкан бәхет кадерле.
Иман байлыгыннан мәхрүм итмә,
Булмасыннар каты бәгырьле.
Гомерләре булсын балаларның,
Хәере белән үтсен көннәре.
Пычрак тулы ошбу дөньяларда
Каралмасын якты йөзләре.
Һәр ананың үзенең баласына
Шушыдыр ул изге теләге.
Камчылама, язмыш, балаларны,
Сызламасын ана йөрәге!

Сабырлыклар бирче, Ходаем!
Сабырлыкның төбе - алтын, диләр,
Сабырлыкның төбе - гәрәбә.
Сабырлыклар әгәр җитәлмәсә,
Гәрәбә дә көлгә әйләнә.
Сабырлыклар артык була алмый,
Сабырлыклар җитми җаннарга.
Кайбер вакыт күңел уйнап куя,
Ышанабыз чеп-чи ялганга.
Саташтырып куйган чакта язмыш
Эх! Сабырлар була алмыйбыз.
Ялгышлардан торган бу тормышның
Ак юлы да барын аңлыйбыз...
Тик шулай да, нидер ашыктыра...
Көтә белми күңел, ашкына.
Сабырлыклар эретергә мөмкин,
Күңелеңдә яткан ташны да.
Сәбәпчедер, бары сабырлыклар
Күрсәтергә тормыш уңаен.
Гомер буе җиткерерлек итеп,
Сабырлыклар сорыйм, Ходаем!
Сабырлыклар бирче, Ходаем!




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk