Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташларның иҗат җимешләре

Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә КФУның филология һәм сәнгать институтында белем алучы студентларның иҗади эшләреннән оештырылган күргәзмә булды. Күргәзмәне ачу тантанасында КФУ доценты, сынлы сәнгать кафедрасы мөдире Р.Салахов, музыка сәнгате доценты Д.Надырова, музыка сәнгате кафедрасы доценты, Бөтенроссия конкурслары лауреаты Н.Хөрмәтуллина, Мәдәният идарәсе начальнигы Г.Гареева, мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Мансуровлар катнашты. Районда рәсем...

Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә КФУның филология һәм сәнгать институтында белем алучы студентларның иҗади эшләреннән оештырылган күргәзмә булды. Күргәзмәне ачу тантанасында КФУ доценты, сынлы сәнгать кафедрасы мөдире Р.Салахов, музыка сәнгате доценты Д.Надырова, музыка сәнгате кафедрасы доценты, Бөтенроссия конкурслары лауреаты Н.Хөрмәтуллина, Мәдәният идарәсе начальнигы Г.Гареева, мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Мансуровлар катнашты.
Районда рәсем сәнгате белән мавыгучы балалар бик күп. Шунысы куанычлы: Кукмара балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларның барысы да диярлек үзләренең укуларын әлеге юнәлештә дәвам итә. Күргәзмәдә дә бүгенге көндә КФУның филология һәм сәнгать институтында укучыларның эшләре урын алган иде. Якташларыбызның иҗат җимешләрендә табигать күренешләре, пейзаж һәм башка жанр композицияләре чагылыш тапкан. Халык хозурына тәкъдим ителгән хезмәтләргә күпме көч һәм вакыт сарыф ителүен чамалау кыен түгел. Күргәзмә белән мәктәп укучылары, кунаклар да танышып, һәр эшкә югары бәя бирелде.
Мөхтәрәм кунаклар - музыка сәнгате кафедрасы доцентлары тарафыннан уздырылган мастер-класслар да яшь музыкантлар һәм рәссамнар тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk