Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ядегәр авылында янгында һәлак булучыларга багышлана

Бисмилла, дип башлыйм әле бәетемнең башларын. Матур җәйләр узган чакта Гүргә керде башлары. И, Аллаһым, бир сабырлык, Ачы хәсрәт бу бигрәк. Мондый олы югалтуга Ничек түзәргә кирәк? Иртән торгач, эшегезне бисмилладан башлагыз. Туганнарым, якыннарым, догадан ташламагыз. Бер ни эшләп булмый икән, язмышың шулай булгач, Караңгы җир асларына иртә керергә язгач....

Бисмилла, дип башлыйм әле
бәетемнең башларын.

Матур җәйләр узган чакта
Гүргә керде башлары.

И, Аллаһым, бир сабырлык,
Ачы хәсрәт бу бигрәк.

Мондый олы югалтуга
Ничек түзәргә кирәк?

Иртән торгач, эшегезне
бисмилладан башлагыз.

Туганнарым, якыннарым,
догадан ташламагыз.

Бер ни эшләп булмый икән,
язмышың шулай булгач,

Караңгы җир асларына
иртә керергә язгач.

Калган туган-тумачалар,
сабыр булыгыз сез дә.

Балалар белән бергәләп
кереп булмады көзгә.

Без киттек тә, сез калдыгыз,
кылыгыз безгә дога.

Коръән укып, дога кылсаң,
безгә дә җиңел була.

Белеп булмый әҗәл дусның
кайчан килеп җитәсен.

Янып беттек, көлгә калып,
хәзер нихәл итәсең?

Тормыш булгач, була икән
Яңгырлары, карлары.

Янып бетте, көлгә калды,
Алыр нәрсә калмады.

Алты кеше янып беттек
арада- сабый бала.

Уттан бер ни калмый диләр,
Янган күмере кала.

Яшәгән чакта дус -туганның
кадерләрен белегез.

Үлгәч кенә кардәшләрнең
каберенә килегез.

Сабыр булыгыз калганнар,
Тормыш дәвам итәчәк.

Онытмагыз һич бер кайчан,
Кыямәт ул җитәчәк.

Энеләрем, абыйларым,
Булыгыз изге юлда.

Түкмәгез сез күз яшьләрен,
Кылыгыз безгә дога.

Якын туганнарына, авылдашларына, куршеләренә сабырлык бир, Аллаһым, олы кайгыгызны уртаклашам.

фото http://news.liga.net/news/society/700773-u_musulman_nastupil_svyashchennyy_mesyats_ramadan.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X