Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вахит мәдәният йортында Рәмис Нигъмәтуллинны армиягә озату кичәсе узды (+Фото)

Туган илебезне сакларга, якларга дип солдатларны көзге чакырылыш, армиягә озатулар башланып китте. 6нчы ноябрь көнне Вахит мәдәният йортында авылыбызның тырыш, акыллы, Рәдиф һәм Рашидә Нигъмәтуллиннарның уллары Рәмисне армия сафларына озату кичәсе үткәрелде. Кичәдә Рәмиснең әти-әнисе, туганнары, дуслары, авылдашлары, классташлары катнашты, алар булачак солдатка исәнлек-саулык, зур уңышлар, хәерле юллар теләделәр. Үзләренең...

Туган илебезне сакларга, якларга дип солдатларны көзге чакырылыш, армиягә озатулар башланып китте. 6нчы ноябрь көнне Вахит мәдәният йортында авылыбызның тырыш, акыллы, Рәдиф һәм Рашидә Нигъмәтуллиннарның уллары Рәмисне армия сафларына озату кичәсе үткәрелде. Кичәдә Рәмиснең әти-әнисе, туганнары, дуслары, авылдашлары, классташлары катнашты, алар булачак солдатка исәнлек-саулык, зур уңышлар, хәерле юллар теләделәр.

Үзләренең җылы тәбрикләүләрен җырчылар - Вахит мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Шамил Шәфигуллин, Казан мәдәният һәм сәнгать институты студенты Нияз Кәримуллин, Арча педагогия көллияте студенты Рәмзил Галиуллин, авылыбыз сандугачы Рәйхан Газизуллиннар, гармунчылар-Рамил Шигапов, Рамазан Мотыйгуллиннар җиткерде. Бу кичәне алып баручы, КФУ студенты Дилә Мотыйгуллина тамашачыларга үзенең матур шигырьләрен, изге теләкләрен җиткерде. Озату кичәсе төрле кызыклы уеннар, авыл яшьләре белән җырлап үрелеп барды. Вахит мәдәният йорты мөдире Нәсыйха Нәбиева үзенең чыгышында Рәмискә олы тәбрикләүләрен җиткерде. Авыл җирлеге, "Вахитов исемендәге" авыл хуҗалыгы, Мәдәният йорты коллективы исеменнән бүләк тапшырды.

Без авылдашыбыз, дустыбыз Рәмискә зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Исән-сау хезмәт итеп, исән-сау туган авылына кайтырга насыйп булсын! Хәерле юллар Сиңа!

Нияз Кәримуллин, Казан мәдәният һәм сәнгать институты студенты

Зилә Корбанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk