Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ни өчен Вахит авылындагы һәйкәлдә әтием турында мәгълүмат юк икән?

Минем әтием Бариев Абдулла Бари улы 1916 елда туган. 1941нче елның 1 сентябрендә Кукмара хәрби комиссариатыннан сугышка алынган. Бу турыда 1941-1945нче елларда Совет Армиясе сафларына алынганнар турындагы китапның 13 битендә, 332 сан астында мәгълүмат бар. Әмма Вахит авылындагы һәйкәлдә минем әти турында мәгълүмат юк. Нурия ХӘЙРУЛЛИНА, Казан шәһәре Әлеге сорауга...

Минем әтием Бариев Абдулла Бари улы 1916 елда туган. 1941нче елның 1 сентябрендә Кукмара хәрби комиссариатыннан сугышка алынган. Бу турыда 1941-1945нче елларда Совет Армиясе сафларына алынганнар турындагы китапның 13 битендә, 332 сан астында мәгълүмат бар. Әмма Вахит авылындагы һәйкәлдә минем әти турында мәгълүмат юк.

Нурия ХӘЙРУЛЛИНА, Казан шәһәре

Әлеге сорауга Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбановтан түбәндәге җавапны алдык:

"Хатта Бариев Абдулла Бари улының сугышка алынганлыгы турында гына мәгълүмат язылган. Ул яу кырында һәлак булганмы, хәбәрсез югалганмы, кайтып үлгәнме , аңлашылмый. 2014 елда Вахит авылы мәдәният йорты каршында һәйкәл төзелә башлады. Исемлек элеккеге һәйкәлдә язылган исемлек һәм Хәтер китабы нигезендә яңартылды. Бездә Бариев Абдулла Бари улының 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булганлыгы, яисә хәбәрсез югалганлыгы турында мәгълүмат юк. Кулларында аның сугышта үлгәнлеге яисә хәбәрсез югалганлыгы турында белешмә булса, туганнарының Янил авыл җирлегенә мөрәҗәгать итүләре сорала".

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk