Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уйланырга вакыт бар

Җиһанның яшәреп килгән, сокланып туймаслык ямьле чагы. Чәчәкләр хуш исе сеңгән язгы һаваны күкрәк тутырып сулыйсы, мәңге-мәңге яшисе килә. Шушындый көннәрдә, дөнья ямен күрмичә, сырхаулап ятучылар барлыгын уйлыйсың да, күңел сыкрап куя.

Беркөн даруханәдә күптәнге танышымны очраттым.
-Шикәр авырулы әнием өчен йөрүем әле. Саулыгы моңарчы бер көе генә торгач, социаль хезмәтләр җыелмасыннан, шул исәптән бушлай дару препаратлары алудан баш тартып, акчалата ярдәмне сайлаган идек. Ялгышканбыз икән. Авыруы көчәеп, инсулин даруына күчәргә туры килде. Берьюлы ике-өч мең сумлык дару алам. Акчаны җиткерер хәл юк. Гаризаны үзгәртеп булмыймы дип, Пенсия фонды идарәсенә дә барып карадым. РФ законнары нигезендә 1 октябрьдән соң бер ел дәвамында соцпакет бирүне яңарту мөмкин түгел икән. Вакытны сузмыйча, җәй көне үк киләсе ел өчен гариза язмыйча булмас, - дип уфтанып торды ул.
Якты дөнья йөзендә яшәү һәркемгә бер тапкыр гына бирелә. Аның кадерен авырый башлагач кына беләбез. Үлем түшәгенә егылган өлкән яшьтәгеләр дә тормышка җан-фәрман ябышырга тырышалар. Ә инде табиблар япь-яшь кешегә куркыныч диагноз куйсалар, бигрәк аяныч. Бәллүр кебек уала башлаган гомерне бик кыйммәтле дарулар ярдәмендә озайтырга була әле. Бу ярдәм бушлай дару алырга хокукы булган кешеләрнең шәфкатьлелегенә дә бәйле. Әйе, әйе, нәкъ шулай. Соцпакет үзара ярдәмләшү кассасы кебек бит ул. Әгәр аннан баш тартып, акчалата компенсацияне сайлаучылар азрак була икән, акча күбрәк җыела һәм аны гомере кыл өстендә торган авырулар өчен файдаланалар. Бушлай дарулар белән ярдәм итү буенча дәүләт программасын финанслау нәкъ менә шушы программада катнашучылар санына бәйле бит. Ә инде чир иртәгә сине аяктан ега икән, ярдәм сиңа булачак.
"Даруханәдә ташламалы рецептлар белән дарулар булмый. Компенсация гаилә бюджетына азмы-күпме тотрыклы өстәмә бит әле", - дигән зарлануларны еш ишетергә туры килә. Бу уңайдан без Кукмарадагы 30 санлы үзәк даруханә мөдире М.Гыйниятуллинга мөрәҗәгать иттек.
-Бушлай бирелә торган дарулар безгә заявка нигезендә һәрчак кайтып тора, ел азагына тулысынча кайтып бетә, - диде ул. - Заявкалар исә үзәк район дәваханәсе тарафыннан елга ике тапкыр бирелә. Өзеклек булмасын өчен 2012 елның икенче яртыеллыгына заявка инде апрель аенда ук раслануга алып барылды. Әйтергә кирәк, ташламалы рецептлар буенча дарулар белән тәэмин итү федераль һәм региональ (республика) программалар нигезендә башкарыла. Беренчесе - инвалидларга (ел башына аларның саны - 1181 иде), икенчесе инвалид булмаган җитди авырулы кешеләргә (ел башына алар 3580 кеше иде) дару препаратлары белән ярдәм итүне күздә тота. Быел федераль даруларга лимит - 12 миллион сум, региональ даруларга 2 миллион сум күләмендә расланган. Ел дәвамында инвалидлар саны артып тора, нәтиҗәдә аларны бушлай дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе кыенлаша, чөнки федераль программада каралган акча заявкалар нигезендә бүленеп беткән була инде. Шуңа күрә инвалидларның бер-берсенә ярдәмләшүе, хәлләренә керүе кирәк. Җитди авырулар, аеруча шикәр чирлеләр санының көн саен артуы күзәтелә. Алар өчен региональ даруларга өстәмә заявка бирә алабыз әле. Үткән елда, мәсәлән, лимитта каралганнан 16 процентка күбрәк препаратлар алдык, - диде Мөнир Миннәхмәт улы.
Заявкалар каралганда чит ил дарулары күпчелек очракта Россиядә җитештерелгән арзанлырак аналогларына алыштырыла икән. Инвалидлар арасында моңа ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Кыйммәтле һәм өстәвенә чит илнеке дә икән, димәк, шифасы күп, дип уйларга күнеккән бит без. Табиблар әйтүенчә, үзебезнең дарулар яхшырак та әле. Кайчак даруханәдә бер илдә эшләнгән дару урынына башка илдә җитештерелгәне тәкъдим ителә. Алар исемнәре белән генә аерыла, составлары исә бер үк, шуңа күрә тыныч күңел белән кулланырга була.
Әңгәмәбезне Мөнир Миннәхмәт улы түбәндәге фикер белән йомгаклады:
-Мин үзем аеруча онкологик, психик, бума ютәл, йөрәк авыруларыннан интегүчеләргә социаль пакеттан баш тартырга киңәш итмәс идем, чөнки дару бәяләре бик кыйммәт.
Хәер, уйланырга вакыт бар әле. Гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X