Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ураза турында хәдисләр

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) әйтте: "Ураза тоткан кешенең йокысы - гыйбадәт, эндәшмәве - тәсбих, гамәле даими, догасы кабул ителгән, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр". "Ураза тотучыны сөендереп кәефен күтәрәчәк ике нәрсә бар. Берсе - ифтар вакытында уразадан чыкканда сөенү, икенчесе - Раббысына кавышкан вакытта уразаның савабы белән сөенү". "Ураза тотучы кешенең...

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) әйтте:

"Ураза тоткан кешенең йокысы - гыйбадәт, эндәшмәве - тәсбих, гамәле даими, догасы кабул ителгән, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр".

"Ураза тотучыны сөендереп кәефен күтәрәчәк ике нәрсә бар. Берсе - ифтар вакытында уразадан чыкканда сөенү, икенчесе - Раббысына кавышкан вакытта уразаның савабы белән сөенү".

"Ураза тотучы кешенең ифтар вакытында тәгаен кабул ителә торган бер догасы бар".

"Җәннәттә әр-Рәййан дигән бер ишек бар. Бу ишектән Кыямәт көнендә бары тик ураза тотучылар гына керәчәк. Аннан ураза тотучылардан башка берәү дә керә алмаячак.

"Ураза - ул кешене җәһәннәм утыннан саклый торган калкан".

"Чисталык, пакьлек - иманның яртысы, ураза - сабырлыкның яртысы".

Әбү Һөрәйра исемле сәхәбә тапшырганча, пәйгамбәребез (с.г.в.с. ) әйткән: "Рамазан ае уразасын ихлас күңел һәм савабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп тоткан кешенең кылган гөнаһлары ярлыканыр".

Әбү Үмәмә (р. г.) болай дигән: "Мин бер тапкыр пәйгамбәребезгә (с.г.в.с) килеп: "Әй Рәсүлүллаһ! Мине җәннәткә кертәчәк берәр гамәл әмер ит миңа", - дидем. Ул миңа: "Ураза тотуны дәвам ит, чөнки аңа тиң булырлык башка гамәл юк", - дип әйтте.

фото: http://besthairstylesideas.info/gallery/2013-calendar-04-kootation-com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk