Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урам себерәсең килмәсә, штрафыңны вакытында түлә

Кукмара буенча 2нче номерлы суд участогына баргач, күптәнге танышым Илнарны очратырга туры килде. -Гыйнвар аенда ЮХИДИ инспекторы иминлек каешын эләктермәгән өчен 1000 сум штраф язган иде. Ярар, әле вакыт бар, бер җай булганда түләрмен, дип түш кесәсенә салып куелган язу, курткам белән бергә кер юу машинасында юылганнан соң, штраф турында...

Кукмара буенча 2нче номерлы суд участогына баргач, күптәнге танышым Илнарны очратырга туры килде.

-Гыйнвар аенда ЮХИДИ инспекторы иминлек каешын эләктермәгән өчен 1000 сум штраф язган иде. Ярар, әле вакыт бар, бер җай булганда түләрмен, дип түш кесәсенә салып куелган язу, курткам белән бергә кер юу машинасында юылганнан соң, штраф турында бөтенләй онытканмын, - ди ул, борчылып. - Әҗәтлеләр исемлегенә эләгеп, административ җаваплылыкка тартылдым, судка чакырылдым. Судьяның хөкем карары нинди булыр инде, белмим, административ тоткарлану гына булмаса ярар иде...

Ул көнне судта ике эш каралды. Илнарга исә штрафын ике мең сум итеп түләргә, дигән карар чыгарылды. Ә менә бистәбездә яшәүче бер яшь кенә ир-егетнең судья каршына быел икенче тапкыр басуы икән. Беренчесендә икеләтелгән күләмдә штраф түләгән булган, бу юлы исә ул бер тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителде.

-Әлеге ир-егеткә ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан күреп булмаслык итеп пычранган, кырылган дәүләт номеры, тиеш булмаган урында автомобиле белән туктаган өчен бер-бер артлы өч беркетмә язылган булган. Икенче тапкыр хөкем ителгәнлектән, катгый чара күрмичә булмады, - ди җәмәгать судьясы Заһид Сафин. - Судка килгәнче штрафларын түләгән, бу маддә буенча беренче тапкыр хөкем ителүче яисә кечкенә балалары булганнар гадәттә штраф белән котылалар. Ә инде ел дәвамында мондый төр административ хокук бозу, ягъни штраф түләмәү очрагы кабатланса, закон нигезендә бер тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр тоткарлану яисә 20 сәгатьтән 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш башкару каралган. Шоферлар тоткарлану карарын бик авыр кичерәләр. Чыннан да, урам исерекләре, сәрхүшләр белән бергә кемнең рәшәткә артына кереп утырасы килсен инде?! Җәмәгать судьясы тарафыннан мәҗбүри эш бирелгәннәрне исә суд приставлары үз контрольләренә алалар. Эшкә чыкмаучыларга шулай ук административ тоткарлану яный.

Агымдагы елның беренче кварталында Кукмара буенча 2нче номерлы суд участогына район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән штрафларын түләмәүчеләр белән бәйле 75 эш кергән, аларның барысы да судта каралган.

-75 административ эшнең 31е транспортта юньләп күренми торган дәүләт номерлары белән хәрәкәт иткән шоферларга карата төзелгән. Уннан артык кешегә хәтта өчәр беркетмә язылган, - ди Заһид Сафин. - Берсен түләргә өлгермиләр, аның өстенә икенчесе, өченчесе төзелә. Шуны искәртеп узасы килә: инспектор язган штраф белән килешмәгән очракта аны ун көн эчендә кире кагарга мөмкин. Аннары исерткеч эчемлек кулланган очракта руль артына гына түгел, ә пассажир буларак үз машинаңа утыру да аяныч тәмамланырга мөмкин. Берничә көн элек 21 яшьлек Кукмара егетен транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә туры килде. Аның әйтүе буенча, рульдә иптәш малае булган. Әмма машина белән идарә итүдән читләштерелә, дип төзелгән административ беркетмә әлеге егет исеменә язылган. Район үзәк дәваханәсендә медицина тикшеренүе узу язуы да, шаһитләрнең имзалары да бар. Ул берничек тә үзенең пассажир булуын исбатлый алмады.

Районыбызның автомобиль йөртүчеләре арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен каралган штрафларын түләмәүчеләр бик күп. Узган айда әҗәтлеләр исемлегендә 41 кеше бар иде, ә инде бүгенге көнгә булган мәгълүматларга караганда, әлеге сан унга арткан. Штраф түләмәүчеләр ЮХИДИ хезмәткәрләренең аерым контроленә алына. Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә булган базада да юл йөрү кагыйдәләрен системалы рәвештә бозучылар турында мәгълүматлар гел яңартылып тора. Игътибарлы булырга, ЮХИДИгә килеп яисә интернет челтәре аша штрафларның булу-булмавын даими рәвештә белешеп торырга кирәк.

Штрафларны кайда түләргә?

-барлык банк бүлекчәләрендә

-терминалларда

-интернет челтәре аша usluqi.tatarstan.ru сайтында

банк карталары ярдәмендә.

Кукмара буенча 2нче номерлы суд участогында апрель аенда штраф түләмәүчеләр белән бәйле 30 административ эш каралган. 20 кеше штрафка тартылган, ә ун кешегә административ тоткарлану һәм мәҗбүри эш каралган.

фото: http://news.rambler.ru/18948440/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk