Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Унөч яшемдә чит илгә ярышларга бардым, ди Халыкара шахмат Федерациясе мастеры Елена Семенова

Поляр Түгәрәктәге мәңгелек туң өстендә урнашкан Салехард шәһәрендә яшәүче апалы-сеңелле Елена һәм Анастасия Семеноваларны Княгор авылында яхшы беләләр. Ник дисәң, әниләре Фаина шушы авылда туып-үскән. Горурланалар аның кызлары белән: илебездә генә түгел, Халыкара ярышларда җиңүләр яулаган шахмат уены осталары бит алар. Бу зур сәләт ияләре белән ничек тә очрашып, газета...

Поляр Түгәрәктәге мәңгелек туң өстендә урнашкан Салехард шәһәрендә яшәүче апалы-сеңелле Елена һәм Анастасия Семеноваларны Княгор авылында яхшы беләләр. Ник дисәң, әниләре Фаина шушы авылда туып-үскән. Горурланалар аның кызлары белән: илебездә генә түгел, Халыкара ярышларда җиңүләр яулаган шахмат уены осталары бит алар. Бу зур сәләт ияләре белән ничек тә очрашып, газета укучыларыбызны да таныштыру теләгем бар иде. Бәхет көтмәгәндә елмайды: кызлар Княгорга, төп нигездә гомер кичерүче әбиләре Римма Зәйниева янына кунакка кайтышлый редакциябезгә кереп чыгу өчен вакыт таптылар.

-Шахмат уеннарына безне әти өйрәтте. Ул Мари Эл республикасыннан. Әниебез белән шунда тормыш корганнар. Салехардка күченеп киткәндә без бик кечкенә идек әле, - дип сөйләргә кереште Елена.- 2001 елда биредә Анатолий Карпов исемендәге өлкә шахмат мәктәбе ачылды. Бу тантанага бөек шахматчы үзе дә килгән иде, ул күп уенчылар белән берьюлы уйнау сеанслары үткәрде. Настя шул уенда катнашты. Аңа ул чагында җиде, ә миңа тугыз яшь иде. Тантанада шулай ук Халыкара гроссмейстер Борис Спасскийны да күрдек. Тәэсирләр зур булды. Безне шул мәктәпкә кабул иттеләр. Шахмат дәресләре атнага ике-өч тапкыр үткәрелә иде. Теләр-теләмәс кенә йөрдек башта. Аннары беренче уңышлар барлыкка килде, күңел күтәрелеп китте. Шахмат белән җитди шөгыльләнү теләге туды. Миңа тренер билгеләделәр.Дәресләргә көн саен диярлек барырга туры килде. Кичке сәгать сигез-тугызларда гына кайта идем өйгә.

Әйе, югары нәтиҗәләргә ирешү җиңел генә бирелми. Тәҗрибә туплау, башкаларның алымнарын өйрәнү өчен төрле яшьтәге һәм дәрәҗәдәге уенчылар белән көч сынашу да сорала, шуңа күрә кызлар бик күп ярышларда катнашалар. Уңышларын саный китсәң, озын исемлек килеп чыгар иде. Еленаның ХIХ Бөтенроссия шахмат фестивале җиңүчесе булуы да инде күпне сөйли. Кыз Россиянең яшүсмерләр җыелма командасына алына.
-Шахмат безгә күп нәрсә бирде. Аны акыл, фикерләү сәләтен үстерә, диләр. Ярышларга йөрү нәтиҗәсендә дәресләрне күп калдырырга туры килде, шулай да мәктәпне "өчле"ләрсез тәмамладым, математика белән дус булдым. Шахмат моңа ярдәм иткәнме, белмим,- ди Елена.- Аның каравы, бу мавыгуым аралашу даирәмне киңәйтте, дөнья күрергә мөмкинлек бирде. Инде унөч яшемдә беренче тапкыр чит илгә - Төркиягә чыга алдым. Аннары Һиндстанда ике тапкыр булып кайттым. Гадәти тормышта моның өчен акча күп кирәк булыр иде.
Европа илләрендә үткәрелгән турнирларда үзен көчле шахматчы итеп таныта ул. Әйтик, 2009 елда Сербиядә Европа беренчелегенә уздырылган кыска вакытлы уеннар (кызлар арасында), Чехиядәге ХХ Халыкара фестиваль аңа җиңүләр китерә. Польша, Хорватиядә үткән бәйгеләрдә дә сынатмый кыз. Үткән елда Чехиянең Брно шәһәрендә оештырылган "Брно-ОПЕН" Халыкара турнирында хатын-кызлар арасында аңа тиңнәр табылмый.

- Сеңлем белән бергә 2008 елда зур спорт бәйрәме - "Азия балалары" дигән Олимпия уеннарында катнашуыбыз якты хатирәләр калдырды. Шулай да уеннарның иң истәлеклесе Чехиянең Пардубице шәһәрендә булгандыр,- дип сөйли ул.- Анда классик шахмат буенча Европа беренчелеге уздырылды. Без Настя белән икәү гаилә командасы булып, җыелма кызлар командаларына каршы уйнадык. Көрәш кискен барды, шулай да дүртенче урынны яулый алдык. Призлы урын булмаса да, бик кадерле иде ул, чөнки бу уеннарда безнең туганлык хисләребезнең ныклыгы, җиңүгә бердәм омтылышыбыз чагылды.

Елена Халыкара шахмат Федерациясе мастеры исеменә лаек булган. Хәзер ул Чехиянең үзенә таныш булган Брно шәһәрендә, Мендель исемендәге дәүләт университетында түләүсез белем ала. Туризмда икътисад белгечлеген үзләштерә. Укуны энә белән кое казуга тиңлиләр. Ят телдә бигрәк тә авыр, мөгаен. Шул хакта сораштыргач:

-Укыту чех телендә алып барыла, шуңа күрә башта бу телне өйрәнү өчен курслар үтәргә туры килде. Инглиз теле дә - мәҗбүри фәннәрнең берсе,- дип кыскача җавап бирде ул.

Апасы сөйләгәндә сеңлесе Настя, ягымлы елмаеп, ара-тирә генә сүзгә кушылып утырды. Спорт мастерлыгына кандидат, шахмат буенча хатын-кызлар арасында Ямал-Ненец округының күп тапкырлар чемпионы, 2012 елда Чехиядәге Халыкара турнирның җиңүчесе, дип уйламассың да. Гомумән, икесенең дә тыйнак булулары сизелеп тора. Мәктәпне тәмамлаганнан соң кыз укуын дәвам итү өчен Казанны кулай күргән. Химия-технология университетында белем ала, өченче курска күчкән. Ни өчен инженер-механик булырга җыенуын түбәндәгечә аңлатты:

-Бу өлкәгә тартылуым әтиебез Юрийдан бирелгән. Ул - физика укытучысы. Бердәм дәүләт имтиханын да шул фәннән тапшырдым. Әнием, медицина өлкәсендә хезмәт куйса да, бу юлны сайлавыма каршы килмәде. Ни өчен Казанда укырга уйладыммы? Татарстан башкаласы миңа бик ошый, биредә күп тапкырлар турнирларда булганым бар. Хәзер шахмат ярышларында университет командасы составында уку йорты данын яклап уйныйм.

Саубуллашу алдыннан апасы Елена үзенең киңәшен бирде:

-Шахматны профессиональ дәрәҗәдә өйрәнүне иртәрәк, ун яшьләрдә башларга кирәк. Мин соңладым, ныклап шөгыльләнергә керешкәндә миңа уналты яшь иде.

Шулай да тырышлыгы, максатчан булуы нәтиҗәсендә никадәр җиңүләр яуларга өлгергән. Афәрин, кызлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X