Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аш.Буҗи башлангыч сыйныф укучылары шигырь яза

Имин булсын юлыбыз! Юллар, юллар…ерак илтә алар, Кай якларга алып бармыйлар. Ни өчен соң шушы озын юллар Һәлакәттән саклап калмыйлар. Адаштыргыч, кавыштыргыч юллар, Зур юлларда бик сак булыгыз. Япь-яшь килеш чикләнмәсен гомер, Имин булсын йөрер юлыгыз. Илмир МУЛЛАХМӘТОВ Балага Урам аша чыкканда Ике якка да кара. Җитешәм дип уйлама, Машина...

Имин булсын юлыбыз!

Юллар, юллар…ерак илтә алар,

Кай якларга алып бармыйлар.

Ни өчен соң шушы озын юллар

Һәлакәттән саклап калмыйлар.

Адаштыргыч, кавыштыргыч юллар,

Зур юлларда бик сак булыгыз.

Япь-яшь килеш чикләнмәсен гомер,

Имин булсын йөрер юлыгыз.

Илмир МУЛЛАХМӘТОВ

Балага

Урам аша чыкканда

Ике якка да кара.

Җитешәм дип уйлама,

Машина ул тиз бара!

Светофор синең өчен

Чатта тора күз кысып.

Игътибарлы булмасаң,

Машина китә сытып.

Тиз-тиз атла "яшелдә"

Әтиеңнән калма син.

Полиция абыйдан

Каты шелтә алма син.

Әдилә ГАЛИЕВА

фото: http://pdd-dou473.ucoz.ru/load/stikhi_pro_pdd/1-1-0-16

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk