Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тырышта уңганнар яши

Авылның исеме үк әйтеп тора - тырыш халык яши бу төбәктә: сәвит чорында да җиң сызганып эшләп, район гына түгел, Татарстан, Россия күләмендә данлы булдылар. Хәзер дә, әнә, иген кырлары күңелләрне сөендерерлек, терлекләре көр. Урман кочагына сеңгән тирә-як авылларга тигез-шома асфальт юллар түшәлгән, йорт-каралтыларның һәркем сокланырлык икәнен әйтәсе дә юк....

"Булган кешенең Ходай кулына тоттыра", - диләрме әле? Тырышның уңган халкы шушы төбәкнең асыл улы - район Башлыгы Шәйдәүләт улы Рауил якташларына мең рәхмәтле. Юньсезне сугып ега, егылганны кул биреп тартып торгыза, эшләгән кешегә һәрдаим ярдәм итәргә әзер торган зат. Якташларына һәрчак хәерхаклы карашта ул.
Тырыш Сабан туена килгән бер генә тамашачы да үкенмәде. Югары осталыкка ия булган мәшһүр артистлар Филүс Каһиров, Фердинанд Фәтхи төркемнәре концертын, шаян уеннар белән үрелеп барган дистәләгән ярыш-көрәшләрне карап, урман ышыгында җәйге кояшның җылысын тоеп, халык бәйрәм ахырына кадәр мәйданнан читкә китә алмады. Күршеләребез, Зур Сәрдек мәдәният йортының "Чәчкә" бию ансамбле кызлары бие- гәндә ирексездән уйлап куйдым: менә нинди матур бит безнең милли киемнәребез! Ак яулыгын чөеп бәйләп, бала итәкле күлмәкләр кигән, толымнары уйнап торган кызлар безнең якка хас булмаганча ябынып-төренеп йөрүче заман диндарларыныкыннан күпкә күркәм, отышлы, ләбаса.
Сабантуй бүләкләре мулдан булды. Мәйданга чыккан һәр катнашучы истәлек бүләксез китмәде. Иң зур бүләк - өч-дүрт кеше тотынмаса, батыр калган Фәнил Исмәгыйлевның киң җилкәсенә менгереп саласы да түгел - каяндыр эзләп йөрелмәгән, шушы төбәктә центнерлы гәүдә җыйган тәкә!
Сабантуй мәшәкатьләреннән арынып уянган район халкын сөендереп, икенче көн иртәдән җылы, шифалы яңгыр яуды. Бездә менә шулай: җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X