Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тынгысыз йөрәк

Чын иҗат кешесе өчен ял да, иртә-кич, төн дә юк, ул гел эзләнүдә, иҗат итүдә. Инде 40 елдан артык район Мәдәният йортында рәссам-бизәүче булып эшләүче Галиәхмәт Гатин да менә шундый тынгысыз кеше. Районыбызның кайсы гына почмагында юктыр ул иҗат иткән бизәкләр?


Төсләр балкышы, гармонияле сюжетлары, композицияләрнең камиллеге белән аерылып, балкып тора аның әсәрләре. Пумалаларны беравык биетеп алгач, Галиәхмәт кәгазь битенә тиз-тиз генә йөрәк җылысы кушылган сүзләр тезә, шигъри юллар үзләреннән-үзләре көй сорап, "җырлап" торалар. Талчыбыктай зифа хатын-кызларга да, горур ирләргә дә, илдәге сәяси вакыйгаларга да битараф кала алмый аның күңеле - яза. Иҗат җимешләре бер китаплык булган инде әнә.
Быелның 11 гыйнварында 60 яшен тутырган Галиәхмәт Гасим улы Гатин Түбән Өскебашта туып үскән.
Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң авылдашы, колхоз партоешмасы секретаре Мөбарәк Шакир улы Гыйлаев аны үз акчасын түләп бизәүче-рәссамга укытып кайтара да: "Әлегә шушында эшләп тор", - дип декрет ялына киткән китапханәче урынына куя. Өч ай гына эшләп кала ул биредә. Ул чакта райкомның күзе очлы була бит, пропаганда һәм агитация бүлегендә эшләүче Хафиз Тимербаев чакыртып ала аны. Колхоз рәисе атын кошовкага җигеп райкомга китереп җиткерәләр - шаярырга ярамый, райком чакыра бит!
-Иртәгә үк рәссам булып Кукмарага киләсең! -ди Хафиз Гафур улы.
Хәлимә ханымга декрет ялын бүлеп яңадан китапларны кабул итеп алырга туры килә.
Шат күңелле, һәркемгә ачык йөзле, тәмле телле, ярдәмчел, шагыйрь һәм рәссам Галиәхмәт Гасим улы Гатинны 60 яшьлек юбилее белән котлап, озын гомер, иҗат чишмәсенең саекмавын, хәләле Гөлсинә, балалары, оныклары белән куанып яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk