Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туристлар слеты

Укучыларның туристлык буенча белем һәм күнекмәләрен камилләштерү, көчле командаларны ачыклау максатыннан, районда ел саен туристлар слеты уздырыла. Быел да оешкан төстә үтте ул. Беренче көнне укучылар палаткалар урнаштырдылар, ашарга пешерү өчен утын әзерләделәр, су алып кайттылар. Слетка 16 команда килгән иде. Кәркәүч, Урта Комар, Березняк, Байлангар, Поч.Сутер, Лельвиж урта мәктәпләре...

Ярышларга килгәндә, алар берничә этапка бүлеп оештырылды. Кыска дистанциядә белем һәм күнекмәләрен күрсәткәннән соң, капитаннар "Белем аланы"на юнәлде. Туристлык төеннәрен, корылма һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча А.Булатов исемендәге күппрофильле лицей укучылары - Вадим Платонов (өлкәннәр төркеме), Максим Тенниковларга (кечкенәләр төркеме) тиңнәр булмады. "Визитка" конкурсы да күңелле үтте. Командалар берсеннән-берсе үзенчәлекле концерт номерлары әзерләгәннәр иде. А.Булатов исемендәге күппрофильле лицей һәм Чарлы урта мәктәбе командалары аеруча аерылып торды. Икенче көнне исә ярышлар озын дистанциядә үтте. Монда да укучылар сынатмадылар.
Слетның нәтиҗәләре буенча беренчелеккә А.Булатов исемендәге күппрофильле лицей командасы чыкты. Укучыларның барысы да бәйгедән уңай энергия алып таралышты. Слетта катнашкан барлык командаларга һәм ярышларның төп хөкемдары А.Белянинга рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk