Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Туган”ны да югалттык (якташыбыз Габделфәрт Шәрәфиев турында истәлекләр)

Татарстанның халык артисты, Янил авылында туып-үскән якташыбыз Габделфәрт Шәрәфиевны моннан егерме елдан артык элек, 1991 елда якыннан күреп, берничә сүз алышу бәхете елмайган иде. Сеңлемә, "Татарстан яшьләре" газетасы үткәргән "Озын толым" конкурсында катнашып, җиде җиңүченең берсе буларак, Галиәскәр Камал театрында йомгаклау өлешендә чыгыш ясарга туры килде шул чакта. Бик дулкынланган,...

Татарстанның халык артисты, Янил авылында туып-үскән якташыбыз Габделфәрт Шәрәфиевны моннан егерме елдан артык элек, 1991 елда якыннан күреп, берничә сүз алышу бәхете елмайган иде. Сеңлемә, "Татарстан яшьләре" газетасы үткәргән "Озын толым" конкурсында катнашып, җиде җиңүченең берсе буларак, Галиәскәр Камал театрында йомгаклау өлешендә чыгыш ясарга туры килде шул чакта. Бик дулкынланган, күңелләр тулып ташыган чак иде. Габделфәрт Шәрәфиев, яныбызга килеп, сеңлемне бик җылы котлады. Аның тыйнак елмаюы, безне якын итеп сөйләшүе гомергә истә калды. Талантлы, танылган артистның үлеме турында ишеткәч, тетрәнеп киттем. Янил авылында гомер итүче киленнәре - мәрхүм Габделхәй энесенең хатыны Нәфига ханымга шалтыратып, бу хакта сөйләвен үтендем.

-Габделфәрт абый кечкенәдән үк иптәшләре Рәшит Бәшәр(язучы), Герман, Кәримулла белән авыл өйләрендә, сәкедә сәхнә ясап, күрше-тирә өчен концертлар оештыра иде. Без үскәндә алар һәрчак клубның сәхнә түрендә булдылар. Габделфәрт абый Ленинградта театр институтында белем ала башлагач, әти-әнисе бик сөенде, аның белән горурланды. Алты балалы, бик авыр тормышлы гаиләдә үскән егет шундый биеклеккә күтәрелә алсын да, ничек шатланмассың! Авылда шундый бер генә егет иде бит ул: үзе артист, үзе шундый зур калада укый! Мин бу гаиләгә килен булып килгәндә ул инде Галиәскәр Камал театры сәхнәсендә уйный иде. Масаюны белмәде Габделфәрт абый. Авылга кайткач, барлык кешегә читтән үк кул болгап, "туган" дип эндәшә, хәл-әхвәлләр белешә иде.

Соңгы вакытларда бик еш кайтып йөри алмады: эше дә тынгысыз, аннары бакчаларында зур өй җиткерделәр, шул мәшәкатьләр дә өстәлде. Безнең балалар йортны күтәрешергә бардылар. Кайта алмаса да, гел шалтыратып, хәлләрне белешеп, үзенең тормышы турында барысын хәбәр итеп торды. Моннан ике ел элек Габделхәй энесе вафат булганнан соң, гаиләсе белән җыелышып кайттылар. Габделфәрт абый мәрхүмнең аяк очында догалар укыды. Бик күп сүрәләрне, аятьләрне белә иде ул. Коръән ашларына да кайтты, бергәләп зиратка бардык, анда да догалар укыды. Энесенең ике елын үткәргәндә(октябрь азагы иде бу) генә кайтмый калды, репетицияләрне калдырып булмый, диде.

Вафат буласы көнне ул Камал театрында Кыш бабай ролен башкарган. Оныгым Әдилә дә шунда уйнаган, бергәләп фотога төшкәннәр. Диләрә кодагыем алып барган Әдиләне. Шул вакытта Габделфәрт абыйны соңгы тапкыр күрүем булган икән, дип сөйләде кодагый. Тамашадан соң Габделфәрт абый өйләренә кайтып киткән һәм бер сәгатьтән... үлгән. Бер кулында пьеса тексты булган. Оныгы Рәйхан (кызы Гүзәлнең кызы) бу вакытта икенче бүлмәдә компьютер артында утырган. Чыгып "бабакай" дип эндәшсә, бабасы инде җавап бирмәгән. Табиблар "тромб тыгылган" дигән нәтиҗә ясаганнар. Авыртам дип, зарланганы булмады үзенең. Бәлки, сиздермәгәндер, үзе алдан белеп торгандыр. Вафат булсам, Габделхәй янына җирләгез, дип әйтә иде. Менә шулай, беркемне борчымыйча китеп барды. Тормышка сөенеп яшәде, бик матур җырлый торган оныгы Рәйхан белән горурланды. Телефоннан да аның җырларын тыңлата иде. 11 яшьлек оныгы Ирхан да театрда бала рольләрендә уйный. Шөкер, дәвамчылары бар Габделфәрт абыйның. Кызы Гүзәл дә сәхнәдә уйнап үсте, җырларга оста, кияве Минвәли Габдуллин да - артист, дип төгәлләде сүзен Нәфига ханым.

40 ел электрик булып эшләгән Кәримулла Йосыпов бергә уйнап, бергә чыгышлар ясап үскән дусты Габделфәрт Шәрәфиевның үлемен бик авыр кичерә икән. Телефон аша әңгәмәбез вакытында ул әллә ничә тапкыр сулыгып еларга кереште. Үземнең дә күңелем тулды. Хатын-кызның балавыз сыгуына күнеккән инде без, ирләрнең елавын күрү-ишетү бигрәк авыр.

-Бу хәбәрне ишеткәч, башта ышанмадым, Чаллыга, Рәшит Бәшәргә шалтыратып белештем. Без бит бергә үстек. Келәт эчендә чаршау корып, Габделфәрт, Рәшит, Гера белән күрше-күләнгә концертлар күрсәтә идек.

Дустымның әтисе Әхәт көтү көтте, бик җор телле, концерларда "Чабата" биюен бик шәп башкара, шигырьләр сөйли иде. Габделфәрткә артистлык сәләте аннан күчкәндер. Тормышлар җиңел түгел иде ул чакта. Габделфәрт алты балалы гаиләдә иң олысы иде. Мәктәптә укыганда (мин - 8нче , ул 7нче сыйныфта) икебез тракторда сукачы булып эшләдек. Габделфәртне, кечкенә булгач, егылып төшмәсен дип, бәйләп утырталар иде.

Ул Ленинградта укыган чагында юл уңаеннан Казанга безнең тулай торакка керә, шуннан бергә авылга кайтып китә идек. Берсендә авыр чемоданын Шәмәрдән станциясеннән шарф белән сөйрәп кайттык.

Безнең дуслык җепләре гомер буена өзелмәде. Йорт салганда да ул гел шалтыратып, эшнең ничек барганын, бүген ничә сайгак какканнарын, күпме кадак киткәненә кадәр хәбәр итеп торды. Кесә телефоныннан хәбәрләр җибәрде, гастрольләргә кая барганнарын җиткерде. Бервакыт бригада белән театрга баргач, ул безне кунак итте. Авылга, еш булмаса да, кайткалады. Вахит авылында клуб ачылганда да кайтты.

Туган көнен бәйрәм итәргә чакырган иде әле(чынлыкта ул 29 сентябрьдә туган, соңрак, 6 гыйнварда яздырганнар), бара алмадым. Инсульт кичердем бит мин. Пенсиягә чыгу белән берничә айдан китереп бәрде ул чир. Мине шул чакта Арча дәваханәсенә алып киттеләр, өч атна яттым. Габделфәрт ул вакытта минем яныма ике тапкыр килергә вакыт тапты. Их, үзе беркайчан да авыртам дип йөрмәде. Вафатына өч көн кала шалтыраткан иде, Мәскәүгә гастрольгә җыенабыз, диде. Кем уйлаган соңгы тапкыр сөйләшүебез дип.

Үзен әнә шулай якын иткән авылдашлары янына Габделфәрт Шәрәфиев инде бөтенләйгә кайтты. Ул авыл зиратында энесе янында җирләнгән.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Фото: http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk